news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкортстан банкы хезмәткәре клиентларның 13 миллионнан артык акчасын урлаган

35 яшьлек хатынга карата 20 җинаять эше ачылган.

news_top
Башкортстан банкы хезмәткәре клиентларның 13 миллионнан артык акчасын урлаган
Михаил Захаров

Башкортстанның Туймазы районара тикшерү бүлеге 35 яшьлек хатынга карата 20 җинаять эше ачкан. Бу хатын биредәге банкларның берсендә эшләгән. Аны «вазифасын кулланып мошенниклык кылуда» гаеплиләр. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, җинаятьтә шикләнелүче хатын 2019 елның гыйнварыннан 2020 елның октябренә кадәр банкта клиентлар менеджеры булып эшли. Шушы вакыт эчендә ул 20 кешенең 13,4 млн сум акчасын урлый. Бу кешеләр акчаны озак вакытка депозит хисабына куйган.

«Банк хезмәткәре акча кертемчеләренә белдермичә һәм аларның рөхсәтеннән башка гына алар исеменә банк карталары чыгара, аннары карталарны үзләштерә һәм банкоматка барып акча ала. Кайсыбер очракларда ул акчаны үз хисабына күчерә. Банк хезмәткәре акчаны үз кирәгенә тота. Кертемчеләрнең берсе хисабында акча булмавын белеп алгач, әлеге җинаять фактларын банкның иминлек хезмәте ачыклый», — дип аңлатканнар ведомствода.

Җинаятьтә шикләнелүче хатын гаебен таный, зыянның бер өлешен түли.

Хәзер тикшерү эшләре бара, банк хезмәткәрләрен һәм зыян күрүчеләрне сораштыралар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар