Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан авылында шәфкать туташы өч баланы янгыннан коткарган

Әни кеше ишекне тыштан бикләп, өч баланы өйдә үзләрен генә калдырып киткән.

news_top_970_100
Башкортстан авылында шәфкать туташы өч баланы янгыннан коткарган
https://pixabay.com

Башкортстанның Кырмыскалы районында яшәүче шәфкать туташын өч баланы янгыннан коткарган өчен бүләклиләр. Анастасия Шапошникова Константиновка авылындагы шәхси йортта фаҗигане булдырмый калган. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

«Вести» тапшыруы хәбәрчесенә Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле сөйләгәнчә, янгын 9 мартта була. Өч нәни баланы өйдә үзләрен генә калдырып киткәннәр, тагын ике бала мәктәптә булган. Әни кеше балаларны өсләреннән бикләп калдырган.

Урамнан баручы шәфкать туташы өйдән төтен чыкканын күреп ала. Аның күршедәге йортка патронажга килүе була. Бу хатын өйдән янгын турында хәбәр итә торган җайланма кычкыруын ишетә, тәрәзәдән куркуга калган балалар карап тора. Ишек тыштан бикле булганга, Анастасия ике баланы тәрәзәдән тартып чыгара. Өченче баланы алып чыгар өчен ул тәрәзәдән өйгә керә.

Балаларны янгыннан алып чыккач, батыр хатын кабат өйгә керә. Мич янында ике утын кисәве янып ятуын абайлап ала, тәрәзә пәрдәсенә таба ут үрмәли башлый. Анастасия чиләктәге суны алып, утын кисәүләрен сүндерә, утлы агачларны мичкә ыргыта.

Санаулы минутлар эчендә Анастасия Шапошникова өч бала гомерен саклап кала, күп балалы гаилә яши торган өйдә башланып килә торган янгынны сүндерә.

Ведомство хәбәр иткәнчә, өйдә янгын турында хәбәр итә торган өч җайланма була.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Анастасия Шапошникованы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүләгенә тәкъдим итә, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100