Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан авылында оча торган аппарат ясаганнар — видео

Марсель Котлыбаев әлеге җайланманы унике ел буена ясаган.

news_top_970_100
Башкортстан авылында оча торган аппарат ясаганнар — видео
https://pixabay.com

Башкортстанның Гафури районындагы Сәетбаба авылында яшәүче Марсель Котлыбаев оча торган аппарат ясаган. Бу турыда «Башкортстан» телевидениесе хәбәр итте.

Оста куллы Марсель бу җайланманы 12 ел дәвамында ясавын сөйли. Бу елларда ул аппаратны җыя, техник хаталарын төзәтә.

Тылсымлы машина җирдән өч метр чамасы биеклеккә күтәрелә, зур булмаган ераклыкка очып барып җитә. 

Марсель тагын да катлаулырак аппарат ясап, ерак очышлар турында хыяллана, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100