Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортостанда балалар лагеренда 11 яшьлек малай үзләренә яшьтәш кызны көчләмәкче булганнар

Бәхеткә, кыз балага зыян килмәгән.

news_top_970_100
 Башкортостанда балалар лагеренда 11 яшьлек малай үзләренә яшьтәш кызны көчләмәкче булганнар

Чиләбе шәһәре мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, гадәттән тыш хәл Банное күле янындагы лагерьләрнең берсендә килеп чыккан. Журналистлар мәгълүматы буенча, 11 яшьлек кызга ике яшьтәше ташланган. Ул малайларның кулыннан могҗиза белән генә качып котыла алган. Бу хакта bash.news сайты яза. 

“МК-Урал” журналисты хәбәр итүенчә, кыз бала лагерьгә Чиләбе районнарының берсеннән халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге юлламасы буенча барган. Бер көнне кыз елап, әтисенә шалтырата һәм ике малайның үзен көчләргә ябышуын әйтә. Малайлар башта кызны мыскыллаганнар, ә соңыннан кулларыннан тотып бүлмәгә алып керәләр һәм идәнгә яткырганнар. Бәхеткә, алар кызга зыян сала алмый.

Кызы шалтыратып берничә сәгать узганнан соң, әти кеше баласын бу лагерьдән алып киткән. Хәзер кызның әти-әнисе балага авыр психологик травманы җиңәргә булышучы психолог эзли. Зыян күргән якның адовкаты Анастасия Мигунова сүзләренчә, аның клиентлары гариза язып Тикшерү комитетына мөрәҗәгать итәргә карар кылганнар.

Ләкин хәлләр моның белән генә тәмамланмаган. Әти кеше кызына һөҗүм иткән малайларның әти-әниләренең контактларын таба алган. Җәнҗалдан соң, малайларны лагерьдан куып чыгарганнар, ә шалтыратуларга бер малайның үги әтисе генә җавап биргән. Сөйләшү барышында ул кызның әтисенә янаган. Хәзерге вакытта бу факт буенча тикшерү эше бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100