news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Башкортостан» киностудиясенең элеккеге директоры Азамат Хуҗахмәтов вафат

Кинорежиссер 58 яшендә үлгән.

news_top
«Башкортостан» киностудиясенең элеккеге директоры Азамат Хуҗахмәтов вафат
Владимир Васильев

Уфада кинорежиссер, «Башкортостан» киностудиясенең экс-директоры Азамат Хуҗахмәтов 58 яшендә вафат. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Режиссер-документалист, Россия Кинематографистлар союзы әгъзасы, илледән артык документаль, публицистик, музыкаль телефильм авторы була.

Ул 1985 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлаган. 1990 елда «Баштелефильм» оешмасына рәссам-мультипликатор булып эшли башлый. «Киевнаучфильм» һәм «Останкино» каналларында стажировка уза.

1996 елда «Башкортстан» телеканалында режиссер булып эшли башлый, аннары телевидение студиясенең баш сәнгать җитәкчесе була.

2011 елдан «Россия-Башкортстан» телеканалына баш режиссер булып күчә. 2012 елдан «Башкортстан» киностудиясе директоры була. Соңгы елларда «Сәлам» телеканалы баш режиссеры булып эшли.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар