Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкорт җырчысы Юлия Котдусова сексуаль булу серләре белән уртаклаша

Җырчы ир-атларны җәлеп итә торган җиде сыйфатны атаган.

news_top_970_100
Башкорт җырчысы Юлия Котдусова сексуаль булу серләре белән уртаклаша
https://www.instagram.com/julia_kutdusova_/

Башкорт җырчысы, бизнес-леди Юлия Котдусова инстаграм сәхифәсендә хатын-кызларны сексуаль булырга өйрәткән һәм ир-атларга күбрәк нинди хатын-кызлар ошавы турында язган.

«Нәрсә ул сексуальлек?

Күпләр хатын-кыз журнал тышлыгындагы модельләргә ошаса, сексуаль була дип саный. Чынбарлыкта, тән матурлыгы һәм ымсындыргыч кием генә керми сексуальлеккә. Хатын-кыз үзен күрсәтә белергә дә тиеш.

Хатын-кызларны яраттыра торган җиде сыйфат.

Үз-үзеңә ышаныч. Әгәр хатын-кыз үзенең матур булуына ышана икән, әйләнә-тирәдәгеләр дә шулай дип уйлаячак. Йөрешегезгә игътибар бирегез, аркагызны турайтыгыз, башыгызны күтәрегез, алга карагыз һәм елмаегыз.

Харизма. Хатын-кызлар ир-атларны чибәрләр җәлеп итә дип уйлап ялгышалар. Чын тормышта көчле затларны артык матур хатын-кызлар куркыта. Андый хатын-кызлар, күпчелек очракта, ялгыз кала һәм бәхетсез була. Ир-атны, иң беренче чиратта, харизма белән үзеңә каратып була. Эчке көч, юмор хисе һәм акыл — сексуальлекнең төп нигезе.

Дәрт. Дәртле хатын-кыз — сексуаль хатын-кыз. Монда хатын-кызның нинди дә булса эшкә яки кызыксынуга карата булган дәрте турында да сүз баруы мөмкин.

Кешелеклелек. Бүгенге заманда эчке дөньясы матур кешеләр бик аз. Ләкин хатын-кызның эчке дөньясын бернинди матур төс-кыяфәт тә алыштыра алмый.

Серлелек. Сексуаль хатын-кыз һәрвакыт серле була. Ул тулысынча ачылып бетми. Ләкин табышмакларның да чамасын белү сорала.

Элегантлык. Сексуаль кием — кыйммәтле һәм тәннең кайбер өлешләрен ачык күрсәтә торган кием түгел. Кием элегант һәм нәфис булырга тиеш.

Интеллект. «Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар» дигән мәкаль бар. Танышкан вакытта ике кеше бер-берсенә тышкы кыяфәтләрен ошатып тартыла. Әгәр хатын-кыз ир-атны аралашкан вакытта кызыксындыра алмаса, танышу шул беренче очрашу белән тәмамланырга да мөмкин. Акыллы хатын-кызлар сексуаль була. Хатын-кызның теләсә нинди темага аралаша алуы ир затында аңа карата хөрмәт уята», — дип яза Юлия.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100