Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкорт тарихы: «Уралда Бөек Венгрия дәүләте булган, көнчыгыш венгрлар төркиләшкән»

Тарихчы Әнвәр Аксанов «Төрки-татар дөньясы» («Тюрко-татарский мир») YouTube каналында башкортларның килеп чыгышы турында сөйли.

news_top_970_100
Башкорт тарихы: «Уралда Бөек Венгрия дәүләте булган, көнчыгыш венгрлар төркиләшкән»
Видеоязмадан скриншот

Тарих фәннәре кандидаты, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Әнвәр Аксанов:

XIII–XVI гасыр чыганакларында башкорт атамасына охшаш төрле этнонимнарны очратырга була. Мәсәлән: «башкиры (башкортлар), башкирды, баскарды, баскатиры» һәм башка шуңа охшаш этнонимнар.

Алар Көнбатыш Европа, рус елъязмалары чыганакларында һәм документларында күрсәтелгән. Шулай ук Көнчыгыш хроникаларында да очрый. Баскардлар турындагы кызык мәгълүматларны католик миссионерлары хәбәр итә. Алар көнчыгыш илләренә венгрларның туган илен һәм аларга тугандаш халыкларны эзләп сәяхәт иткәндә күрәләр. Болгардан көнчыгышка таба киткәч, Юлиан шунда баскардларны очрата. Аның фикеренчә, алар венгр телле булалар, ягъни Юлиан аңлаган венгр телендә сөйләшәләр.

Баскардлар яки баскатурлар турында тагын Гильем де Рубрук (монах, сәяхәтче — авт.), Плано Карпини (европалылардан беренче булып Монгол империясенә сәяхәт кылучы — авт.) да яза. Матвей Парижский (тарихчы — авт.) һәм башка авторлар исә Бөек Венгрия һәм Болгарның көнчыгышыннан Куманиянең төньягына кадәрге территориядә баскардларның яшәве турында язалар.

Кумания — бөек дала территориясе. Бу — Урта һәм Көньяк Урал алды (Приуралье) җирләре. Димәк, бу җирләрдә баскардлар яшәгән һәм Бөек Венгрия булган. Археологлар Урал алды территориясендәге һәйкәлләрнең һәм венгр кабер ташларының типологик охшашлыгын билгеләп үтәләр. Моннан чыгып шуны әйтергә була: Чыңгыз гаскәрләре Болгарның, Рус дәүләтенең көнбатыш җирләрен һәм Көнчыгыш Европаның бер өлешен басып алганчы, Урал алды территориясендә Бөек Венгрия дәүләте урнашкан булган. Дөрес, Батый хан яулары вакытында ул бушый. Баскардларның бер өлеше көнбатышка китә. Аларны Юлиан Ростов-Суздаль тирәләрендә очрата. Бер өлеше юк ителә һәм Монгол империясенең башка районнарына күчереп утыртыла. Калган баскардлар бу җирләргә килгән Болгар һәм Хорәзм мөселманнары тарафыннан ассимиляцияләнә.

Төрле чыганаклар бу җирләргә тиз арада мөселманнар килеп утыруын хәбәр итә. Моңа XIII–XIV гасырга караган кабер ташларындагы эпитафияләр һәм Болгар, Хорәзм стилен сакланган мавзолейлар мисал булып тора. Гильем де Рубрук бу җирләрдә ислам таралуын һәм мөселманнар күп булуын язып үтә. Монда калган башкортлар (кайбер чыганакларда аларны көнчыгыш венгрлар дип атыйлар) төркиләшкәннәр.

XV–XVI гасырларда башкорт тамыры булган этнонимнар бу территорияләр белән бәйләнми. Башкортлар, рус елъязмаларында «башкиртцы» дип язылган халыклар төньяктарак яшәгәннәр. Бу Батый ханның басып алуларына да бәйле булырга мөмкин. Яисә бу җирләр Бөек Венгрия дәүләте булган. Төрле чыганаклардан күренгәнчә, Урта Урал алды территориясендә башкортлар яшәгән.

XVI гасыр авторы Матвей Миховский (поляк тарихчысы һәм географ — авт.) һәм Альберто Кампензе (голланд язучысы — авт.) башкортлар турында хәбәр итә. Башкорт иле Бөек Пермь, Югра һәм вогуллар (Ханты-Мансийск автоном төбәгенең төп халкы — авт.) белән күрше булган, диләр. Моның белән көнчыгыш авторларының фикерләре дә тәңгәл килә. Алар башкортларның Чинги-тура һәм Төмән җирләре белән якынлыгына ишарә итә.

Бу җирләрдә башкортларның яшәве турында төгәлрәк мәгълүматларны Андрей Михайлович Курбский (сәясәтче, язучы, тәрҗемәче, Явыз Иванның ярдәмчесе) язмаларында табып була. Ул - Казан ханлыгын яулап алуларда катнашкан кеше. Бу җирләр һәм анда яшәүче халыклар турында тәфсилләп язган. Казан ханлыгында татарлардан кала тагын 5 төрле халык яшәгәнлеген яза һәм соңгылардан башкортларны искә ала. Ул аларны Кама елгасы үрләрендә яшәгән дип белдерә.

Бу хакта тагын да күбрәк һәм төгәлрәк итеп XVI гасыр елъязмаларыннан һәм грамоталардан белеп була, мәсәлән, Иван IV 1572 елгы грамотасы. Строганов елъязмасы моны ачыклап, Кама елгасының кушылдыклары исемнәрен дә атый. XVI гасырда әлеге территориядә башкортлар яшәвен күрсәтә торган башка мәгълүматлар да бар.

Михаил Федоровичның 1632 елга караган грамотасында башкортларның борынгы биләмәләре турында әйтелә. Алар Нытва, Юк елгалары бассейнында урнашкан була. Бу елгалар хәзерге Пермь янында Кама елгасына коялар.

Бу хакта голланд сәяхәтчесе, сәясәтче Николаас Витсен язмалары да сакланган. Ул берничә тапкыр 1664-1665 елларда Россиядә булган. Гомеренең соңгы көннәрендә төньяк Татар иле турында бик зур хезмәт язып калдырган. Мондагы халыклар Себергә алып баручы сәүдә юллары турында язганда башкортларны да телгә ала. «Уралдагы Исет күленнән алып (бүгенге Екатеринбург территориясе) Чусовая елгасының үрләренә кадәр 6 миль. Кайчандыр бу җирләрдә башкортлар яшәгән. Үткән, ягъни XVI гасырда башкортлар Бөек Пермь территориясендә яшәгән», — дип яза Витсен. Аның мәгълүматлары башкортларның миграциясен күрсәтә. Аларның көньяккарак таба күчүләре XVI гасырда ук башланган була. Моңа читтән булса да Курбский истәлекләре ишарә итә. Ул 1554 елгы яулардан соң аларның бер өлешенең русларга буйсынуы, ә икенчеләренең күченеп китүе турында әйтә.

Ни өчен шул дәрәҗәдәге глобаль миграция килеп туган соң? Моңа ике сәбәп бар:

1.     Иҗтимагый-сәяси вәзгыятьнең үзгәрүе. Казан ханлыгы яулап алына, Ногай урдасы хәлсезләнә һәм Урал алдының бер өлеш җирләре бушап кала. Менә шул көньяк җирләргә Бөек Пермь территориясеннән башкортлар күченә башлый.

2.     Климатның үзгәрүе икенче сәбәп. Нәкъ менә XVI гасырга кече бозлык чорының климатик минимумы туры килә. Шундый күченеп утырулар Урал артында да күзәтелә.

XVII гасырга таба башкортлар эзе көньяк Урал алды территорияләрендә дә күренә башлый. Халыклар тарихын өйрәнгән вакытта моны да искә алырга кирәк. Әгәр дә без шул чорга караган синхрон һәм аутентик чыганакларга күз салсак, халыклар тарихында һәм аның этногенезында миграция бик зур роль уйнаганын күрербез. Бу өлкә бүгенге заман фәнендә начар өйрәнелгән, алга таба да фикерләүне таләп итә, — дип төгәлли тарихчы үзенең чыгышын. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100