Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башкорт» атамасы татарларда сословие билгеләмәсе буларак кулланылган

ИЯЛИ галиме башкорт галимнәрен халык аңы белән идарә итүдә һәм диалектлар турында фәнни фактларны бутауда гаепләде.

news_top_970_100
«Башкорт» атамасы татарларда сословие билгеләмәсе буларак кулланылган

Тарих фәннәре вәкилләре лингвистиканы әһәмиятле һәм файдалы корал буларак куллана. Аңа этнографлар, социологлар, политологлар мөрәҗәгать итә. Лингвистиканың диалектология дигән юнәлеше аерым игътибар үзәгендә, чөнки диалектларны һәм сөйләшләрне өйрәнү милли тәңгәллек һәм үзаң теорияләрен булдыру өчен еш кына киң тирәлек булдыра.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы Башкорт дәүләт университетының Башкортстан Республикасы тарихы, археология һәм этнология кафедрасы доценты һәм филология фәннәре кандидаты Искәндәр Сәетбатталовның интервьюсын бастырды. И.Сәетбатталов Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешендә һәм Татарстанның көнчыгышында яшәүче татарларның теле «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты”на карый дип фаразлый. Язма азагында галим көтелмәгән белдерү дә ясый. Аның сүзләренчә, Татарстанда башка этнос вәкилләренең (ногайлар, Себер татарлары, Кырым татарлары, керәшеннәр, ногайбәклар) теләкләрен исәпкә алмыйча, аларны татарлар хисабына кертеп, татар халкының чикләрен киңәйтергә, илдә «дәүләт барлыкка китерүче икенче милләт» итәргә омтылучы иҗтимагый оешмалар һәм җәмәгать эшлеклеләре бар.

«Бу әһелләр тарафыннан Башкортстан территорияне һәм халык санын арттыру чыганагы буларак карала. Шул сәбәпле алар әле республика чикләрен кире карау, әле аның дәүләт телләрен үзгәртү турында провокацион белдерүләр ясап тора. Республикада яшәүче барлык халыкларның мәдәни һәм башка ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә нигезләнгән Башкортстан сәясәте бөтен ил буенча милләтара мөнәсәбәтләрне какшатырга омтылучы җәмәгать эшлеклеләренең ачуын кабарта. Республикадагы барлык халыкның үзара хөрмәте һәм берләшүе белән генә моңа каршы торып була», — дип сөйли тарихчы.

Татар халкы диалектларын өйрәнү — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының күптәнге прерогативасы. ИЯЛИ телчеләре бу мәсьәлә белән институт оешканнан бирле шөгыльләнә. Ә институт узган ел үзенең 80 еллык юбилеен билгеләде. Шуңа күрә, татар диалектологиясенең аерым мәсьәләләре турында без Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Миңнира Булатова белән сөйләштек. Ул тумышы белән Башкортстан Республикасының Гафури районыннан, Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясен тәмамлаган. 2012 елда «„Көньяк Башкортстан“ ареалындагы татар сөйләшләренең морфологик үзенчәлекләре» темасына кандидатлык диссертациясе яклаган. Бу проблематика буенча ике монография һәм 100дән артык мәкалә авторы.

Соңгы вакытта Башкортстан татарлары теле лингвистик проблемасына аеруча зур игътибар бирелә. Бу мәсьәлә бик нык сәясиләштерелә, акылга сыймаслык версияләр дә уйлап чыгарыла. Хәтта бер миллион чамасы милләттәшебез сөйләшә торган татар телен «башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты» дип игълан итү версияләре дә бар.

Әйе, мондый проблема бар. Ул һәр җанисәп алдыннан кискенләшә, әмма соңыннан ул тына. Барысы да үз җаена кире әйләнеп кайта. Чөнки башкача мөмкин дә түгел: йөзәр еллар дәвамында үз телендә сөйләшкән халыкның туган телен кисәк кенә үзгәртеп булмый.

 Әгәр эмоцияләрне читкә куеп бу проблемага фәнни яктан карасак, Башкортстан татарлары теле турында нәрсә әйтеп була? Ул әдәби телдән ни дәрәҗәдә аерыла, аның нинди үзенчәлекләре бар?

Җиде миллионлы татар халкы чәчелеп яши, ул дөньяның төрле җирләренә таралган, әмма татар халкының төп өлеше Татарстанда һәм Башкортстанда яши. Шул сәбәпле, теге яки бу төбәк үзенчәлекләре юк дип әйтү дөрес булмас иде.

Башкортстанда татар теленең урта һәм көнбатыш (мишәр) диалектларына карый торган татарлар яши. Урта диалектка минзәлә (бәләбәй, төп, яңавыл урынчылыклары белән), бөре, златоуст, кормантау, тепекәй, турбаслы, учалы сөйләшләре һәм Түбән кама керәшеннәре сөйләшенең бакалы урынчылыгы керә. Көнбатыш диалектына байкыбаш һәм стәрлетамак сөйләшләре карый. Алардан златоуст һәм учалы сөйләшләре республиканың көнчыгыш өлешендә, ә калганнары көнбатышында киң таралган. Аларның һәркайсына диалект үзенчәлекләре системасы хас, бу аларны татар теленең диалект системасында мөстәкыйль берәмлекләр итеп карарга мөмкинлек бирә.

Башкортстанда иң киң таралган сөйләш — татар теле урта (казан-татар) диалектының минзәлә сөйләше. Ул республиканың көнбатыш өлешендә таралган. Шулай ук әлеге сөйләш Татарстанның киң территориясен, ягъни аның көнчыгыш районнарын колачлый.

Татар теленең минзәлә сөйләше фонетикасы, грамматикасы һәм сүзлек фонды әдәби телдәге кебек үк. Сөйләшнең төп үзенчәлекләреннән әдәби [з] авазы урынына тел-теш арасы (интерденталь) [d] авазын куллану, ул башкорт телендәге [ҙ] дан аерыла. Әдәби телдәге -ый/-и (й) урынына -ай/-әй дифтонгын актив кулану (сайлай — әдәби сайлый, җизнәй — әд. җизни һ.б.). Бу үзенчәлек татар теленең урта һәм көнчыгыш (себер татарлары) диалектларының сөйләшләре арасында да бар, ул татар язма әдәби телендә XX гасырга кадәр булган. Шулай ук интервокаль позициядәге д>з (изән — әдәби идән ‘пол’) һәм башкалар.

Әмма монда тагын бер кызыклы фактны искә алырга кирәк: татар халык җырларында һәрбер текстта диярлек –ай/-әй дифтонгы кулланыла. Ни өчен? Әдәби тел кыскалыкка омтыла һәм күп вариант булуны юкка чыгарырга тырыша. Нәкъ шуңа күрә дә әдәби телдә фәкать -ый/-и (й) варианты гына кулланыла. Галимнәр ачыклаганча, Татарстанның көнчыгыш өлешендә татар теленең минзәлә сөйләше киң таралган, аның башкорт теленә хас булган бернинди специфик үзенчәлеге дә юк.

Димәк, бу проблеманы яңа дип әйтеп булмый? Моны өйрәнү белән кем шөгыльләнгән?

Нәкъ шулай. Башкорстанның көнбатыш районнары сөйләше галимнәрнең игътибарын күптәннән җәлеп итә. Бу сөйләш белән кызыксынган беренче лингвист, Казан духовная академиясен тәмамлаган рус галиме А. Г. Бессонов була. 1881 елда ул фәнни тикшеренү бастырып чыгара. Анда ул бу төбәктәге татар сөйләшенең «Казан татар сөйләшенә якын булу дәрәҗәсен» карый. Мәсәлән, типтәрләр (билгеле булганча, татар теленең минзәлә сөйләше вәкилләренең зур өлеше «типтәр» дип йөртелгән) сөйләшен ул Казан татарлары теленә иң якын торган сөйләш дип билгели. Галим «типтәрләрнең теле татар теле, әмма аңа башкорт һәм хәтта мишәр теле берникадәр йогынты ясый» дигән фикергә килә. Бу фикернең гадел булуын абруйлы татар галиме Д. Б. Рамазанова материаллары белән дә раслана. Ул Башкорстанның көньяк-көнбатышындагы татар сөйләшләре күпмедер дәрәҗәдә мишәр сөйләшләре йогынтысында формалашкан дип дәлилли. Ә минзәлә сөйләшенең үзенчәлекле төбәк авазы булган «d» ны исә, Александр Бессонов татар әдәби телендәге шуңа охшаш «д» авазы белән тиңләштерә.

Татар сөйләшен өйрәнүгә танылган тюрколог Николай Катанов та зур өлеш керткән. Ул 1898 елның җәендә өч ай дәвамында Бәләбәй өязе сөйләшен өйрәнә. Ул өяздә яшәүчеләрнең теле ике төргә бүленә һәм алар бер-берсеннән тулысынча аерылып тора дип саный. Ягъни, губерниянең көнчыгышында яшәүче башкортлар теле һәм губерниянең көнбатышында яшәүче татарлар теле.

Ә хәзерге галим-филологлар бу хакта нәрсә әйтә?

Совет чорында татар галиме Әнвәр Әфләтунов шуны раслый: Башкортстанның көнбатыш өлешендә яшәүчеләр документларда төрлечә язылса да (башкортлар, ясаклы татарлар, типтәрләр), алар татар әдәби теленә бик якын булган шул ук бер телдә сөйләшә. Архив материалларын киң кулланып, ул «башкортлар» атамасы билгеле бер тарихи дәвердә ике мәгънәдә, ягъни, сословие һәм милләтне билгеләү өчен кулланылган, дигән нәтиҗәгә килә.

Әфләтунов күченеп килүчеләрнең зур җир кишәрлекләре алу максатында сословие алуы турында фикер әйтә. Соңрак бу фаразлар Дария Рамазанова тарафыннан раслана һәм беркетелә. Ул шушы проблематика буенча бик күп архив документларын фәнни әйләнешкә кертеп җибәрә.

Бу районнарда уздырылган экспедицияләр һәм тикшеренүләр дә шундый ук нәтиҗә бирә. Барлык тикшеренүчеләр бу территориядәге типтәр, татар, башкорт, «яңа башкорт”ларның сөйләше, беренчедән — үзара аерылмавын; икенчедән — әдәби татар теленә якын булуын; өченчедән — бу территориядә яшәүче башкорт һәм яңа башкортларның мәдәнияте һәм көнкүреше татарныкыннан аерылмавын билгели.

Башкортстан татарлары тарихын, аларның сөйләш үзенчәлекләрен озак еллар өйрәнүче дип зур галимә, диалектолог Дария Рамазанованы әйтер идем. Ул хезмәтләрендә татарларның бу җирлекләрендә Идел буе Болгары чорында ук яшәүләрен ассызыклап уза, һәм бигрәк тә 1552 еллардан соң булган тарихка ныклы тикшеренүләр ясый. Д. Рамазанова, Радик Сибәгатов һ.б. тикшеренүләренчә, ХХ гасыр башына хәтле «башкорт» сүзе, башкорт халкын гына түгел, Уфа өязендәге өстенлекле җирбиләүчеләр катламын да белдерә; ягъни ике мәгънәдә кулланыла: 1) халык, этнос мәгънәсендә; 2) социаль төркем, сословие (вотчина хуҗалары) мәгънәсендә. Башкортстанда кантоннар бетерелгәч, башкорт гаскәре составында хәрби хезмәттә булган типтәрләр, мишәрләр хөкүмәт тарафыннан кайбер өстенлекләр бирелеп, башкорт исеменә күчерелә. Болар турында XVIII гасырга караган язма документларны һәм дәүләт эшлеклеләренең һәртөрле язмаларын, шулай ук галимнәрнең (Р.Г.Кузеев, Ф.Ф.Фәсиев, Д. Б. Рамазанова, Р. Г. Сибагатов һ.б.) хезмәтләрен карарга мөмкин. Тел белгечләреннән тыш, тарихчылар У. Х. Рахматуллин, Р. Г. Кузеев һ.б. раславынча, «башкорт» булып аталуга күчерелү крестьяннарга бик күп мәшәкатьле вазифа, бурычлардан котылу, биләмә хокугы (вотчинное права) алу юлы булып та торган.

1954-1957 елларда диалектолог Ләйлә Мәхмүтова җитәкчелегендә Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында берничә экспедиция уздырыла. Яңа мәкаләсендә Мәхмүтова, күрсәтелгән ареалда яшәүче төрки телле халыклар сөйләшенең әдәби татар теленә гаҗәеп дәрәҗәдә охшаш булуын билгели. Мәхмүтова татар диалектологлары арасында беренче булып «башкортлар», «типтәрләр», «мишәрләр» этнонимнарын сословие мәгънәсендә куллануга игътибар итә, аларны тарихи-лингвистик яктан өйрәнүнең мөһимлегенә басым ясый. 

1956 елда КДУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан Башкортстанның Дүртөйле һәм Илеш районнарында оештырылган диалектологик экспедиция материаллары Әфләтунов уздырган тикшеренүләрнең нәтиҗәсен тагын бер кат раслый. Бу экспедиция нәтиҗәләре буенча археограф, әдәбиятчы, тел белгече Җәүдәт Алмазовның йомгаклау мәкаләсендә фонетика, морфология, синтаксис буенча материаллар тәкъдим ителә, алар җыелган материалның минзәлә сөйләшенең төп урынчылыгына каравын дәлилли.

Шулай итеп, татар тел галимнәре әлеге районнарда яшәүчеләрнең сөйләшенә карата шундый фикердә: алар аны татар теле минзәлә сөйләшенең бер төре буларак билгели.

Бу проблематика белән Башкортстан галимнәре дә шөгыльләнгәндер. Алар нинди нәтиҗәгә килгән?

Башкорт телен һәм аның диалектын өйрәнүче кайбер галимнәр дә шундый фикердә. Мәсәлән, Әхнәф Юлдашев, берничә мәртәбә бу мәсьәләне карап, нәтиҗә ясый. Ул төньяк-көнбатыш башкорт диалектының хәзерге башкорт милли теленә каравын бәхәсле дип саный. Чөнки бу сөйләш әдәби татар теле белән зур уртаклыкка ия. Башкорт тел белеменең аксакалы Җ.Г.Киекбаев бу мәсьәләгә үзенең берничә җитди теоретик хезмәтендә туктала. Ул Башкортстанның көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш өлешендә яшәүчеләр татар теленең урта диалектында сөйләшәләр, татар телен үзләренең ана теле дип таныйлар дигән позициясендә кала. Аларның сөйләшен башкорт диалекты дип атаучы галимнәр фикере белән уртаклашмый. Күп еллар дәвамында башкорт диалектларын тикшерү белән шөгыльләнгән Нәгыйм Ишбулатов Башкорт АССРының төньяк-көнбатыш өлешендәге сөйләшләрнең «башкорт теле сыйфатлары югалган, шуңа күрә алар татар теленең урта диалектына карый» дип яза. Талмас Гарипов та шундый ук фикердә була.

Ә матбугат чараларындагы кайбер чыгышларны ничек аңлатырга була? Объектив фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсендә булдырылган хакыйкатьне кире кагарга тырышулар дипме?

Бу чыгышларның күбесе фәнни дискуссия кысаларыннан чыга. Алар галимнәргә йөз тотмаган, төньяк-көнбатыш башкорт диалекты төшенчәсенең ялган фән булуын исәпкә алсак, халыкның аңына юнәлдерелгән. Дөресен генә әйткәндә, социаль мифология нигезе шундый була: ул халык массасының аңында яши һәм мәгълүмати технологияләр гасырында аның белән идарә итү бик җиңел. Һәм диалектология өлкәсендә белгеч булмаган галимнәрнең дә бу процесска актив җәлеп ителүенә дә игътибар итми булмый.

Әңгәмә өчен зур рәхмәт сезгә. Мондый фәнни мәсьәләләр сәясиләштерелмәс һәм моңа кадәр булганча, галим-диалектологларның тикшерү объекты булып калыр дип өметләнәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100