Башкорт милли киемендәге кызлар милли көйгә пилонда биегән - видео
Башкорт милли киемендәге кызлар милли көйгә пилонда биегән - видео
Уфа биючеләре гадәти булмаган номер ясаган. Алар бии торган пилоннарга ябышып башкортча биегән. Милли кием кигән кызлар милли көйгә пилонда бии.
Әлеге видеоны Венера Нуриәхмәтова Фейсбук челтәренә куйды. "Зәйнетдин башкорт биюен иң оригиналь башкаруга флешмоб игълан итте. Җиңү шансы бармы?" - дип яза ул.
- Пилонда бию - хореография, акробатика, спорт гимнастикасы элементлары кергән бию, диелә Википедия сайтында.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башкорт биюен иң матур биючеләрне бүләкләргә вәгъдә иткән иде. Бу турыда ул социаль челтәрдә язды. Башкорт биюен республикада яки аннан читтә биергә кирәк. Тик биюдә Башкортстаннан читтә яшәүче кеше катнашу шарты куела.
Радий Хәбировның инстаграмдагы сәхифәсендә мондый биюләр дә бар.