Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкорстанның Салават шәһәре бала тудыру йорты табиблары үзләренең хезмәт хакыннан көлгәннәр

Киңәшмәдә роддом директоры хезмәткәрләренең хезмәт хакын атаганнан соң залда утыручы табиблар кычкырып көлгән.

news_top_970_100
Башкорстанның Салават шәһәре бала тудыру йорты табиблары үзләренең хезмәт хакыннан көлгәннәр
Башкортстанда Салават шәһәре бала тудыру йортында кеше хокуклары шурасы әгъзасы Наталья Евдокимова белән киңәшмә узган. Киңәшмәдә роддом директоры Альбина Фатыйхова медицина оешмасы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы турында мәгълүмат җиткергән. Залда бу вакытта табиблар да утырган. Фатыйхова сөйләп бетерүгә, табиблар көлеп җибәргән. Бу видеоны "Звезда" телеканалы үз сайтына куйган. 

"Бала тудыру йортында табибларның хезмәт хакы 61,2 мең сум, неонатологларның 66,5 мең, акушеркаларның 35,4, шәфкать туташларының 29,5, кече медперсоналның 21,3 мең сум", - дип сөйләгән Фатыйхова.

Башта табиблар әкрен генә үзара сөйләшеп утырганнар, ә аннары көлеп җибәргәннәр һәм алкышлый башлаганнар. 

Соңрак директор хезмәткәрләренең көлүен провокация дип аңлаткан. "Эмоцияләрен белдерү - аларның хокукы. Бу бит планлаштырылган сценарий, публика алдында чыгыш ясау. Аларга бит күрсәтергә кирәк, максатлары шул", - дигән Фатыйхова. 

Шул ук вакытта директор үз хезмәт хакын әйтүдән баш тарткан. Үз хезмәткәрләренең иң югары һәм иң түбән хезмәт хакларын да атамаган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100