Башкорстанда бер тәүлек эчендә өч бала батып үлгән
Әлеге фаҗигаләр Башкорстанның төрле районнарында килеп чыккан.
Башкортстанда бер тәүлек эчендә өч бала батып үлгән дип яза "Башинформ" агентлыгы.
ГТРК "Башкортстан" мәгълүматлары буенча, Иглин районындагы авыл буасыннан коткаручылар 13 яшьлек кызның гәүдәсен чыгарганнар. Аның яшьтәше Кушнаренко районының Шәмәк авылы елгасында батып үлгән.
Тагын бер фаҗига Федоровка районының Новоселка авылында булган. Буада 16 яшьлек кыз баткан.
Хәзерге вакытта бу бәхетлсезлек очракларын белгечләр тикшерә. Балаларның җиһазландырылмаган урыннарда һәм олылар күзәтүеннән башка су коенган булулары билгеле.