news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкорстан блогеры Рөстәм Нәбиевның яңа фотосессиясе инстачыларны елаткан

Рөстәм белән Индира «сугыштан көтеп алу» темасын сайлаган.

news_top
Башкорстан блогеры Рөстәм Нәбиевның яңа фотосессиясе инстачыларны елаткан
Рөстәм Нәбиевның Инстаграм аккаунтыннан

Башкортстан блогеры, армиядән ике аяксыз кайткан Рөстәм Нәбиев хатыны белән «сугыштан көтеп алу» темасына фотосессия ясаган.

Чынлыкта Индира таза-сау егетен армиягә озата, ә Рөстәм ике аяксыз кайта. Фотоларда да шул тема чагыла.

«Бу якыннарын сугыштан көтеп алу бәхетенә ирешүчеләр тарихы. Бернигә карамастан, ышанып көткәннәр.

Бүгенге тыныч күк, илебезне саклап калу өчен гомерен биргән батырлар мәңге йөрәктә сакланыр. Кадерле ветераннар! Матур тормыш өчен, рәхмәт сезгә!» — дип язган блогер.

Бу фотолар инстачыларны елаткан.

«Сез фотолар аша сугыш ачысын җиткерә алдыгыз», «Ачы булса да, матур тарих», «Фотога төшерүче дә, идея авторы да молодец», «Нәбиевлар, сез искиткеч», дип комментарийлар калдырган алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар