«Башкарган эшләремә карадым да шаккаттым!» - Фоат Галимуллинга 80 яшь
21 март көнне танылган әдәбият белгече Фоат Галимуллинга 80 яшь тулды. Шушы уңайдан КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 26-27 март көннәрендә халыкара фәнни-гамәли конференция оештырылды. «Татар-информ» хәбәрчесе конференциянең ачылышында галимнең үзе һәм аның якыннары белән аралашып кайтты.
Галимуллин Фоат Галимулла улы — филология фәннәре докторы, танылган әдәбият белгече, диктор, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, әдәбият фәне, әдәби тәнкыйть өлкәләрендә күпсанлы хезмәтләр, уку йортлары өчен татар әдәбиятыннан дәреслекләр, уку әсбаплары авторы.
Аның юбилее уңаеннан оештырылган «Милли сәнгать һәм әдәбиятларның үзара бәйләнеше контекстында татар әдәбияты һәм мәдәнияте» халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылышына галимне котлап килүчеләр күп иде.
Мактау сүзләре һәм медальләр яңгыры
Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов: «Конференциядә йөзгә якын кеше катнаша. Чит ил һәм башка республика вәкилләре чыгышларын онлайн ясый. Алар арасында Америка Кушма Штатлары, Әзербәйҗан, Казахстан, Үзбәкстан һәм Төркмәнстан, Башкортстан, Мари Эл, Мордовия, Удмуртия республикаларыннан, Мәскәү, Сыктывкар, Якутск, Майкоп һәм башка шәһәрләрдән телчеләр һәм әдәбиятчылар бар», — диде.
Конференциянең тантаналы ачылышына килүче кунаклар Фоат Галимуллинны бер-бер артлы котлады.
КФУ проректоры, социология фәннәре кандидаты Тимерхан Алишев Фоат Галимуллинның университеттагы үсеш юлын искә төшерде. Ул аның, татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлап, ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор, декан урынбасары, декан һәм татар әдәбияты кафедрасы мөдире этапларын үткәнен санап чыкты. Шулай ук Тимерхан Алишев КФУ ректоры Илшат Гафуров исеменнән Мактау грамотасы тапшырды.
Рамил Мирзаһитов бик күп котлау хатлары килүен әйтте һәм Минтимер Шәймиевнең хатын укыды. «Ана телебезнең иң камил, иң матур, иң зыялы яңгырашы сезнең сөйләмдә шикелле», — диелгән иде аның хатында.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да Фоат Галимуллинны котларга килгән иде. «Фоат Галимулловичның телевидениедә, радиода шундый матур итеп чыгыш ясаулары, аның һәрбер сүзне җөпләп, аңа басым ясап, аның матурлыгын ачыктан-ачык безнең җәмәгатьчелеккә, татар халкына җиткерә белүе бөтен кешегә дә бирелмәгән. Мин сезнең тавышны тыңлап, сезнең фикерне ишетеп, сезнең матур сүзләрегезгә, яхшы хезмәтләрегезгә колак салып, шулар аша үскән буынның бер вәкиле», — диде ул.
Илсур Һадиуллин юбилярны «Мактаулы остаз» билгесе белән бүләкләде. Ул әлеге күкрәк билгесенең яңа гына чыгуын һәм беренчеләрдән булып Фоат Галимуллинга тапшырылуын әйтте.
«Сиксән яшендә ул безне шаккаттырды, шигырь китабы бастырды», — диде Рамил Мирзаһитов моңа кадәр үзенең шигырьләрен киң җәмәгатьчелеккә танытмаган Фоат Галимуллин турында.
«Аның радиода сөйләгәнен балачактан ук тыңлап үстем. Аның тавышын ишеткәч, шигырь язасы килә башлый иде. Үзенең тавышы белән шигърияткә мәхәббәт уяткан икән, аның үзенең шигырь язуы да табигый», — диде Татарстан язучылар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла. Ул, Дәүләт Советы депутаты буларак, Фоат Галимуллинга Фәрит Мәхәммәтшин имзасы белән Дәүләт Советының Рәхмәт хатын тапшырды. Медале дә бар иде. Анысы истәлеккә, күкрәккә тагыла торган түгел икәнен аңлатты.
Моның белән тапшырыласы медальләр тәмамланмады. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Вера Хәмидуллина Фоат Галимуллинга «Россия хезмәт даны» Бөтенроссия Геройлар, дәүләт бүләкләре Кавалерлары һәм дәүләт премияләре лауреатлары иҗтимагый оешмасының «Хезмәт даны» («Трудовая Доблесть») мактау билгесен тапшырды.
Аннан соң Казахстаннан онлайн элемтәгә чыктылар, Фоат Галимуллинга Л. Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университетының медален Татарстанга җибәреләчәге әйтелде.
«Үлемнән коткарган замандашым ул»
Татар әдәбият галиме, профессор Хатыйп Миңнегулов Фоат Галимуллинның төгәллек, җаваплылык кебек сыйфатларга ия булуын әйтте, аның һәр эшендә, тәнкыйди хезмәтләрендә дә кимчелекне матур итеп, кешене рәнҗетмичә әйтә белүенә кызыкканын сөйләде. Ул Фоат Галимуллинның аның гомерен саклап калу тарихы белән дә бүлеште.
Моннан берничә ел элек аларны икесен бергә Кыргызстанга чакырган булганнар. «Минем гадәтем бар: билетка алдан заказ биреп куям. Ничектер туры рейс юк, билетлар Мәскәү аркылы Бишкекка, Бишкектан Мәскәүгә һәм аннан Казанга булды. Шуннан, мин билетны барып аласыбыз бар дим, Фоат Галимуллович „Күңел тартмый минем моңа“, — ди. Мин үзем генә булсам, китә идем инде. Ахыр чиктә үзем генә чыгып китмәдем, бармаска булдым. Әгәр дә барган булсак… Без инде Казан аэропортында 17 ноябрь көнне һәлакәткә очрыйсы кешеләр идек. Фоат Галимуллович эчке тоемы белән шушы адымнан үзен дә, мине дә саклап калды, шуңа күрә мин аңа рәхмәтле», — диде Хатыйп Миңнегулов.
Фоат абыйны күп еллар белгән Хатыйп абыйдан аның турында сораштым.
«Фоат тормышта да җитди. Табигате белән ул кешеләргә хәерхаклы, һәрбер эшкә җаваплы карый. Кешеләргә бик итагатьле. Олымы ул, кечеме, түрәме, гади кешеме — ул аларга тигез карарга тырыша.
Әгәр дә милләт үзенең билгеле кешеләрен зурлый икән, ул үзен дә зурлый. Алар бит традицияне, буыннарны дәвам итүче. Нәсел дәвамчылары гына түгел, ә фикер ягыннан дәвамчылар. Шуңа күрә өлкәннәрне хөрмәт итү — ул инде халыкның өлгергәнлек билгесе. Үткәнен хөрмәт итмәгән халыкның киләчәге юк дип әйтәләр бит. Үзенең күренекле кешеләрен хөрмәт иткән халыкның иманы, әхлагы, киләчәге бар», — диде Хатыйп Миңнегулов.
Бәхәстәш, сердәш, яшьтәш…
Халык Шагыйре Ренат Харис та, Фоат Галимуллинны күп еллар дәвамында белгән кеше буларак, аны котлап чыгыш ясады, мактау сүзләре яудырды. «Мин Фоат Галимулловичны үземнең бәхәстәшем дип атар идем, чөнки аның белән бик еш бәхәсләшәбез, фикер алышабыз», — диде Ренат Харис.
Ул Фоат Галимуллинның күпкырлы талант иясе булуын аңлатыр өчен шул көнне булган вакыйга турында сөйләде.
«Бирегә килгәндә мин такси чакырдым, берзаман телефоннан опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов шалтыратты. Бераз сөйләштек тә, мин аңа: „Хәзер Фоат Галимуллинның конференциясенә ашыгам, кайткач сөйләшеп бетерербез“, — дидем. „Ә, Фоат Галимулловичмы, син аңа миннән сәлам әйт, мин профессиональ булмаган җырчылардан бер генә кешегә үземнең опера һәм балет сәхнәсен бирер идем — ул Фоат Галимуллинга“, — диде. Мин моны җиткерәм», — дип сөйләде Ренат Харис.
Ул Фоат Галимуллинны бәхәстәш кенә түгел, сердәшем һәм яшьтәшем дип хөрмәтләп атады.
«Кеше өчен иң зур бәхет — балалар, оныклар булу»
Без, студентлар, аны якын итеп, Фоат абый дип кенә эндәшәбез. Институтыбыз коридорларыннан узганда аның белән исәнләшеп, җавап алу да җылы хисләр тудыра. Ул үзенең гаҗәеп тавышы белән бер гади сүз — «исәнмесез» дигәннән дә күңелләр эреп китә.
Фоат абый, конференциядә бик күп чыгышлар Сезнең иҗатыгызга бәйле. Моңа хәтле дә үзегезнең эшчәнлегегезгә бәйле чыгышларны тыңлаганыгыз булгандыр, ничегрәк ул? Нәрсәләр хис итәсез андый вакытта?
Әйе, әлбәттә, сорауны бик урынлы бирәсез. Нәрсәдер эшләнгән инде, сиксән яшьлек гомер юкка гына, бушка узмаган. Мөмкин кадәр тырышып, булсын дип, милләткә, халыкка файдасы тисен дип эшләнгән инде алар. Менә шуларны бәяләп, каләмдәшләребез, дус-ишләребез, фикердәшләребез миңа карата үзләренең сүзләрен җиткерәләр икән, иң беренче мин аларга бик рәхмәтле. Үзләреннән башка кешеләрне дә күрә, бәяли белүләре — бу инде кеше өчен искиткеч матур сыйфат. Әлбәттә, үзең турында хуплау сүзләрен ишетү бик күңелле, сүз дә юк.
Конференция гаҗәеп зур аудиторияне иңләде бу юлы. Халыкара конференция. Хәтта Америка Кушма Штатларыннан да доклад бар. Мин инде шул кадәр фикердәшләрем, дусларым бардыр дип уйламый да идем. Бу мине куандыра. Барысы да әзер иде кебек, ләкин шулай да, бүген мин төнлә тынычлап йоклый алмадым. «Минме соң бу сиксән яшькә җиткән кеше? Конференция әзерме?» — менә шулар башка керә дә йокы кача. Монда килгәч, тынычландым, чөнки ишектән керүгә шулкадәр җылы итеп каршы алдылар.
«Бу кадәр эшне үзем эшләдеммени мин?» — дип, күңел ышанмаган вакытлар буламы?
Әле менә күргәзмәне карадым. Минем китаплардан, журналларда басылган мәкаләләрдән торган зур күргәзмә оештырганнар. Карадым да шаккаттым. Карале, бергә җыйгач, никадәр булган! Нәкъ менә шул «Мин эшләдемме соң боларны?» — дигән уй килде.
Сез һәрвакыт шундый җитди, тавышыгыз да гел бертөрле, салмак кына. Өйдә Сез ничек сөйләшәсез? Шулай укмы?
Ситуациясенә караптыр инде. Рәсми рәвештә сөйләшкән вакытта чынлап та икенче төрле чыга. Тормышта шундый вакытлар була: тиз-тиз генә яки кисәтүле рәвештә, үтенеп әйтәсең, шул вакытта сөйләмнең темпы да үзгәреп китә, тавышың да шул халәткә карап үзгәрә. Тормыш – ул җанлы, ләкин иң мөһиме, һәрвакыт үзең булып калырга кирәк. Үзеңә тугрылыклы булып калырга кирәк.
Тормышта да Сез шундый җитдиме? Шаяруларны яратасызмы?
Әлбәттә, яратам, чөнки балалар, оныклар белән җитди сөйләшеп утырып булмый. Аларның сүзләренә кушылып китәсең, дәвам иттерәсең. Уйнап та аласың. Шуңа күрә бертөрле генә булып булмый инде.
Оныкларыгыз инде зурдыр, хәзер алар белән уйнап утырырга бик туры килмидер?
Берсе зур инде, университет, аспирантура тәмамлады, инде өйләнде. Икенче оныгым Әминә исемле, ул әле өченче сыйныфта гына укый, аның белән инде яшенә күрә аралашырга туры килә. Кеше өчен иң зур бәхет — балалар, оныклар булу.
Үзегезне нинди бабай дип бәялисез?
Кем белә инде аны, оныкларым миңа бик җылы мөнәсәбәт күрсәтәләр, «Дәү әти кайтты!» — дип шатланып каршы алалар. Димәк, ул кадәр начар бабай түгелдер инде мин.
Бер интервьюда тавыш матур чыксын өчен, тавышны җылытыр өчен кайвакыт җырлап алам дигәнсез. Бүген дә җырлап алдыгызмы?
Юк, бүген җырларга вакыт булмады, шуңа күрә бүтәннәр миңа караганда күбрәк сөйләячәк, алар җырласын, — дип көлде Фоат абый.
«Минем әти төрле була»
Фоат Галимуллинның кызы, профессор Әлфия Галимуллина белән дә сөйләшеп алдык. Ул конференциягә «Фоат Галимуллин поэзиясенең сәнгать дөньясы» темасына чыгыш әзерләгән иде.
Әлфия ханым, Фоат абыйның кызы буларак, аның иҗатын ничек бәялисез?
Доклад ясаганда, әлбәттә, аны галим буларак бәялим. Эшләрне әдәбият ысулларыннан, аның теориясеннән чыгып өйрәнәсең. Шул яклардан карасаң да, аның шигърияте бик камил, киң тематик диапазонлы. Анда сәясәт турында уйланулар да бар, шигырьләрендә туган ягы Кукмара районы Арпаяз авылы һәм бүгенге көннең дөньяви уйланулары чагылган. Шул рәттә үк лирик шигырьләре дә бар, алар мәхәббәт, табигать турында.
Без икәү үстек, миннән җиде яшькә кечерәк энекәшем Фәрит бар. Хәзер инде минем улыма утыз яшь, аның кызына ун яшь тула. Әтинең безгә, балаларына, оныкларына, багышлап язган балалар шигырьләре дә бар.
Өйдә нинди ул? Йомшак әтиме?
Минем әти төрле була. Бер яктан, ул таләпчән, безне эшкә, тормышка бик җитди карарга өйрәтте, йөкләгән эшләрне эшләргә, барасы җиргә вакытында килергә өйрәтте. Ә икенче яктан, уен-көлке белән, шаярып тәрбияләде. Ул матур җырлый, без өйдә аның белән генә калганда, ул яратып, ихлас күңел белән җырлап йөри иде. Безне дә җырларга өйрәтте. Музыка мәктәбенә биргәнче үк музыкага өйрәтте. Мин пианинода уйнадым, Фәрит баянда.
Димәк, Фоат абый сездә кечкенәдән фәнгә генә түгел, иҗатка да мәхәббәт уяткан.
Иҗатка гына түгел, гомумән, мәдәнияткә. Без театрларга гел йөрдек, бөтен премьераларны элек тә бөтен гаилә белән карый идек, хәзер дә шулай.
«Гаиләдә бөтен кеше дә фәндә була алмый»
Конференция ачылышында Рамил Мирзаһитов Фоат абыйның тормыш иптәше Фәйрүзә ханымны чәчәк бәйләме белән бүләкләгән иде. «Факультетыбыз егетләре исеменнән, Фоат абый ачуланмаса, Фәйрүзә ханымны котлыйсы килә. Фоат абыйны шушы көнгә егетләрчә җиткергәне өчен», — дип чәчәкләр тапшырды ул. Чыннан да, мондый зур үрләргә ирешүдә күп еллар буе Фоат Галимуллинның янәшәсендә булган якын кешесенең дә өлеше зур.
Фәйрүзә ханым, Фоат абый өйдә, гаиләдә нинди ул?
Гаиләдә дә бик тәртипле, ихтирамлы, җитди, тырыш. Аның тырышлыгы аркасында ул менә шушыларга иреште. Әле без икебез дә гаилә коргач укыдык, мин хисап институтына укырга кердем, ул педагогик институтка, шулай тормыш башланды. Хәзер инде илле дүрт ел бергә гомер итәбез. Яратам, хөрмәт итәм.
Үзегез фән кешесе түгелме?
Юк, институт тәмамладым, «Сбербанк»та мөдир булып эшләдем. Балалар үстердем. Кызыбыз профессор булды, улыбыз фәннәр кандидаты. Оныгыбыз да аспирантурада укыды. Гаиләдә бөтен кеше дә фәндә була алмый. Мин гаиләне карадым. Бер-беребезне хөрмәт итеп, тырышып яшәдек.
Бер үк вакытта фәнни хезмәтләр дә язган, иҗат та иткән кешене илһамландырып яшәргә авырмы?
Аңа комачауламаска кирәк. Өйдә әзерләп, җыештырып, урнаштырып, аны каршы алып, озатып, балаларны тәрбияләп торучы булмаса, бу иҗатка комачаулар иде. Ул акыллы кеше. Без бик тату яшәдек.