Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башкаларны яктыртып, үзем сулам»: Чаллыда танылган табиб коронавирустан үлгән

Чаллыда талантлы табиб, 5нче хастаханәнең казналык-бит хирургиясе бүлеге мөдире Дмитрий Смородиновны җирләделәр. Дмитрий Васильевичның COVID-19 корбаны булуын мәгълүм булгач, аның үлеме җәмәгатьчелекне борчуга салды.

news_top_970_100
«Башкаларны яктыртып, үзем сулам»: Чаллыда танылган табиб коронавирустан үлгән
№5 хастаханә администрациясе

Доктор Смородиновны хезмәттәшләре һәм пациентлары ничек хәтерләрендә саклавы турында «Татар-информ» язмасында. 

Дмитрий Смородиновка нибары 51 яшь булган. Ул 5 майда Яр Чаллының 2нче хастаханәсенең реанимация бүлегендә вафат булды. ГЭС бистәсендәге хастаханә соңгы көннәрдә ул шәһәрдәге коронавирус белән көрәшү үзәге булып санала. Һәм шуңа күрә Чаллы халкында шундук сорау туды: мәкерле инфекция танылган хирургның үлеменә сәбәп булганмы?

Бу мәсьәлә буенча социаль челтәрләрдә бик күп фаразлар булды, бүген бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы рәсми аңлатма бирде. Ни кызганыч, табиб яңа коронавирус инфекциясеннән өзлегеп вафат булган.

«Республикада коронавирус инфекциясеннән дүртенче пациент вафат булды. 5 майда Чаллыда яшәүче 1969 елгы ир-ат үлде. 19 апрельдә ир-атны Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенә салалар, 21 апрельдә „Коронавирус инфекциясенең авыр формасы, ике яклы полисегментар пневмония, ОРДС“ диагнозы белән 2нче шәһәр хастаханәсе стационарына җибәрелә. 25 апрельдән ИВЛ аппаратына тоташтырылган була. Пациентта хроник йөрәк-кан тамыры авырулары булган. Диагноз экспертиза белән расланды», - диелә Татарстан Республикасы буенча коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәрендә.

Агентлыкка үз чыганакларыннан билгеле булганча, Дмитрий Смородиновның хатынын һәм улын да хастаханәгә салганнар, хәзерге вакытта аларның гомеренә куркыныч янамый.

Танылган докторның кинәт китүе генә түгел, ә үлем факты Чаллы халкын гаҗәпкә калдырды. 

«Чын кеше, профессионал. Мондый кешеләр болай иртә китәргә тиеш түгел. Бу гаделсезлек», — дип язган аны белгән кешеләр.

«Чын табиб! Мондыйлар күбрәк булсын иде. Акыллы, тыныч, яхшы күңелле, игътибар белән тыңлый һәм киңәш бирә иде. Бик кызганыч. Рухы шат булсын, гаиләсенә түземлек бирсен»;

«Искиткеч табиб, яхшы кеше. Егерме ел элек миңа сынган урынга яңак сөяген утырткан иде. Аңа кадәр дүрт операция ясадылар, тик нәтиҗә булмады, ә Смородинов беренче тапкырдан ук барысын да эшләде»;

«Ул башка хирурглар баш тарткан очракларга алына, аның өчен мөмкин булмаган эш юк иде. Ни өчен шулай булды инде? Ни өчен нәкъ шундыйлар китә. Елыйм…», — дип яза пациентлар.

Хастаханәдә Дмитрий Васильевичны уникаль белгеч һәм якты шәхес буларак искә алалар.

Дмитрий Смородинов 1994 елда Ижевск дәүләт медицина университетын тәмамлаган, 2002 елда БСМПның казналык-бит хирургиясе бүлеген җитәкли башлый. 5нче шәһәр хастаханәсенең казналык-бит хирургиясе бүлеге мөдире булып 15 ел эшли.

«Дмитрий Васильевичның 30 елдан артык һөнәри стажы бар, ул югары категорияле белгеч иде, — дип сөйләделәр 5нче хастаханәдә. — Ул казналык-бит хирургы буларак, ел саен меңләгән катлаулы операция ясый иде. Бу йомшак тукымаларга һәм сөякләргә ясалган кечкенә операцияләр, тумыштан һәм башка дефектлар булганда катлаулы пластик һәм реконструктив операцияләр. Шул ук вакытта Дмитрий Васильевич нейрохирургия, кан тамырлар хирургиясе һәм лазер терапиясе өлкәсендәге белемнәрен һәм күнекмәләрен дә куллана иде. Төньяк-көнчыгыш төбәгеннән бөтен авыр пациентларны аңа җибәрәләр иде», — дип сөйләделәр 5нче хастаханә администрациясендә.

Смородинов бик күп уникаль операцияләр ясаган. Хирург үзе, хәтәр 90нчы елларны искә алып, ул вакытта криминаль бәрелешләрдә атышта яраланган егетләрне алып киләләр иде, дип сөйли торган булган.

Соңгы елларда кешеләрнең битләре юл-транспорт һәлакәтләре, көнкүреш җәрәхәтләре, сугышулар аркасында яраланган. Еш кына таганнан, биеклектән егылган, тимераякта һәм чанада шуганда яраланган балаларга да операция ясарга туры килгән.

Смородиновның иң нәни пациенты алты айлык сабый булган. Ә Дмитрий Васильевич үзе исә, ат типкән алты яшьлек кызны исенә төшерә торган булган. Баланың аскы казналыгы ике тапкыр сына һәм алгы тешләре урынына кыйпылчыклар гына кала. Табиб берничә сәгатькә сузылган ювелирларныкына тиң эш башкарганнан соң, сабыйның иягендә бары тик кечкенә генә шрам кала.

Хастаханәдә Смородиновның бер операциядән соң «Уникаль очрак» республика конкурсына номинацияләнүе турында да сөйләделәр. Яшь егет Смородиновка авыр юл-транспорт һәлакәтеннән соң эләгә.

«Аның йөз өлеше бик күп урыннан сынган иде. Дмитрий Васильевич берничә сәгатькә сузылган операция ясады, иң мөһим функцияләрне кире торгызды, ул шартларда мөмкин булган максималь косметик нәтиҗәгә иреште. Пациент канәгатьләнерлек хәлдә хастаханәдән чыгарылды. Хәзер аның барысы да яхшы — эшли, ике баласы үсеп килә», — дип сөйләделәр хастаханә администрациясендә. 

Бервакыт Смородиновка теле тешләнгән ир-ат килә, әле теленең очын да үзе белән алып килгән була. Операциядән соң пациентың сөйләме тулысынча кире кайта.

«2006 елда мин әле интерн идем, ә ул БСМПда казналык-бит хирургиясе бүлеге мөдире иде, — дип бүлеште истәлекләре белән 5нче хастаханәнең офтальмология бүлеге мөдире Рифат Җамалиев. — Эш буенча Смородинов белән еш күрешергә, бер өстәлдә операцияләр дә ясарга туры килә иде. Бервакыт травматик корал ядрәсе күзнең орбиталь өлешеннән үткән иде, әлбәттә, бергә эшләдек. Һәм мондый операцияләр шактый булды. Шуңа күрә бераздан без дуслашып киттек. Дмитрий Васильевич уникаль шәхес иде. Иң мөһиме — чын кеше иде. Пациентларга да, коллегаларга да ярдәм итүдән беркайчан баш тартмады. Аңа һәрвакыт таянып була иде. Гел позитив, ачык күңелле, йөзендә елмаю иде. Депрессия сүзе аңа таныш түгел. Төпле киңәш бирә, дежурлык вакытында күңелне күтәреп җибәрә. Яңа эшли башлаган табиблар өчен бүләк, чын остаз иде».

Җамалиев сүзләренчә, ул эшен ике йөз процентка алып барган, күпме кирәк, шул кадәр эшли торган булган. Шуңа күрә Чаллыда башка мондый белгеч булмаган, ул хроник эш кешесе булган.

«Ләкин үзен бик тыйнак тота иде, „менә мин нинди молодец“ дип, бервакытта да күкрәк сугып йөрмәде. „Башкаларны яктыртып, үзем сулам“, дигән сүзләр нәкъ аның турында. (Бу фидакяр табиблар девизы, голланд табибы Николас ван Тюльп аның авторы булып санала, бу сүзләр Николай Склифосовский һәйкәленә уелган. — редакция). Безгә ул җитмәячәк», — диде хезмәттәше.

«Дмитрий Васильевичка тиңнәр юк иде. Кадрлар җитмәгән вакытта да, ул берүзе бөтен бүлекне тартып барды. Көне-төне хастаханәдә югалып ята иде. Ләкин бервакытта да усалланып йөрмәде, үпкәли белми иде. Чын кеше булды», — дип сөйләде 5нче хастаханәнең ЛОР бүлеге мөдире Дмитрий Ананин. 

Смородиновта авыруның ничек килеп чыкканы, ничек узуы әлегә әйтелми. Ләкин ул соңгы тамчыга кадәр үзен пациентларына багышлаган.

Смородинов белән хушлашканда барлык санитар-эпидемиологик чаралар үтәлгән.

«Аның эш сөючәнлеге һәм фидакярлеге барыбыз өчен дә үрнәк булачак», — диделәр хезмәттәшләре доктор белән хушлашу мәрасимендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100