Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкаладагы бер фатирда яшәүчеләргә агулы үрмәкүч һөҗүм иткән

Башкаладагы бер фатирда яшәүчеләргә агулы үрмәкүч һөҗүм иткән

news_top_970_100
Башкаладагы бер фатирда яшәүчеләргә агулы үрмәкүч һөҗүм иткән
Мәскәүдәге бер фатирда яшәүче пенсионер хатынга һәм аның улына агулы үрмәкүч һөҗүм иткән. Каракорт үрмәкүченнән зыян күргән пенсионер хатынны 26 июньдә Склифосовский исемендәге хастаханәнең токсикология бүлегенә салганнар. Үрмәкүчнең үзен дә банкага салып, хастаханәгә алып килгәннәр. Бу турыда "МК" сайты хәбәр итте.

"МК" сайтының үз чыганакларыннан билгеле булганча, Зур Филево урамындагы фатирда яшәүче 37 яшьлек Дмитрий кичке тугыз тирәсендә идән юа башлый. Фатирда аның 64 яшьлек әнисе дә була. Ир-ат анасына диванга утырып торырга куша. Дмитрий үзе паркет идәнне ышкып юа башлый.

Шул чакта каяндыр үрмәкүч килеп ыга. Ул 1,5 см чамасы озынлыкта гына була. Бу җанвар ир-атка сикерә. Куркып калган Дмитрий үзе дә сискәнеп куя. Аннары үрмәкүч диванда утырган хатынга таба сикерә. Бөҗәк  әбинең аягын оекбаш аша тешләп ала. Шул мизгелдә үк хатынның аягы шешә башлый.

Дмитрий тиз арада чәнечке алып килә һәм үрмәкүчне тота, банкага салып куя. Ул армиядә чакта Урта Азиядә хезмәт итә. Анда үрмәкүч кебек җанварларны күп очрата, шуңа күрә бу бөҗәкне каракорт дип фаразлый. Аның фаразлары раслана. Лупа ярдәмендә тикшергәч, үрмәкүчнең аркасында кечкенә генә өчпочмак формасында таплар булуы ачыклана. Каракортны шундый тапларыннан таныйлар.

Дмитрий әнисе белән Склифосовский исемендәге хастаханәгә бара, банкага салынган үрмәкүчне дә бирегә алып килә. Табиблар имгәнгән хатынга капельница куя, аны хастаханәгә салалар. Белгечләр дә үрмәкүчне тикшерә һәм каракорт булуын раслый, диелә бу хәбәрдә.

Берничә көн элек вентиляция шахтасыннан ике таракан чыга. Моңа кадәр фатирда тараканнар күренмәгән. Шуннан соң үрмәкүч тә барлыкка килә, дип искә төшерә Дмитрий.

Бу бөҗәкләр аскы каттагы фатирда ремонт башлангач килеп чыккан булуы ихтимал. Эшчеләр каракортны да уяткандыр, дип фаразлый Дмитрий.

Әлеге вакыйгага кадәр пенсионер хатын базардан виноград алып кайта. Бәлки каракорт җылы яклардан виноградка ияреп килгәндер. Үрмәкүчләрнең әлеге төре Мәскәү төбәгендә очрамый иде, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100