Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкалада яшәүче ир-ат 13 миллион сум акчаны чүплеккә чыгарып ташлаган

Ни эшләгәнен аңлап алгач ул чүплеккә кире килә, тик пакетны таба алмый.

news_top_970_100
Башкалада яшәүче ир-ат 13 миллион сум акчаны чүплеккә чыгарып ташлаган
https://pixabay.com

Мәскәүдә яшәүче ир-ат 13 миллион сум акчаны чүплеккә чыгарып ташлаган. Ул акчаны чүп дип белгән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы  Baza Telegram-каналына сылтама белән яза.

Чыганак белешмәсе буенча, ир-ат өй җыештыра, берничә капчыкка чүп җыя. Аннары капчыкларны чүплеккә илтеп ата. Бу капчыклар арасында 13 миллион саклана торган пакет та була.

Ир-ат акча югалуын абайлап алгач, чүплеккә китә. Тик акча салынган пакетны тапмый. Хәзер ул полициягә гариза язган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100