Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкалада сигез айлык игезәк сабыйларны берничә көн ашатмаганнар

Игезәк малайларның тагын сигез туганы булуы ачыкланган, аларны опека алып киткән булган.

news_top_970_100
Башкалада сигез айлык игезәк сабыйларны берничә көн ашатмаганнар
Тикшерү комитеты фотосы

Мәскәүнең көнчыгышында чүп-чар тулы бер фатирда ике бала табыла. Сигез айлык игезәк малайлар ачлыктан интеккән була. Якынча белешмә буенча, аларны берничә көн ашатмаганнар. Әти-әниләре дә биредә, алар бик нык исерек һәм сорауларга да җавап бирә алмый. Хәзер сабыйлар авыр хәлдә, аларны хастаханәдә табиблар дәвалый. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Әлеге гаиләдә ун бала булуы ачыклана. Алар да коточкыч шартларда яши. Шуңа күрә сигез баланы моңа кадәр опека органнары алып киткән. Ата белән ананы исә ата-ана булу хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Хәзер җинаять эше ачылган.

Бу гаилә яши торган фатирда чүп-чар тулган. Идәндә туфрак, чүпләр, пычрак әйберләр ята, диелә хәбәрдә.

Тикшерүчеләр ач килеш табылган балаларның атасы белән анасына карата «үтерү ихтималы» маддәсе буенча гаепләү белдергән. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Юлия Ивановага сылтама белән хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 2021 елның май азагыннан 2022 елның февраленә кадәр ир белән хатын балаларына физик, психик һәм әхлакый зыян китерә, шулай итеп балалар ябыгып бетә, аларның сәламәтлеге бик начарлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100