Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкалада паркта кеше мәете салынган чемодан тапканнар

Хатын-кызның ничек үлгәнен һәм кем икәнен ачыклау буенча тикшерүчеләр эшли.

news_top_970_100
Башкалада паркта кеше мәете салынган чемодан тапканнар
Мәскәүдә Воронцовский паркында кеше мәете салынган чемодан тапканнар. "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Мәскәү буенча Тикшерү комитеты идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәет хатын-кызныкы икәне билгеле. Карап торышка үтерү билгеләре күренми, диелгән әлеге хәбәрдә.

Хәзерге вакытта хатын-кызның шәхесен һәм ничек үлгәнен ачыклау буенча тикшерү эшләре бара.

Мәет табылган урыннан фотоларны РЕН ТВ каналы күрсәтте. "Мәетнең башына полиэтилен пакет кидерелгән. Бу хатын-кыз чама белән ике атна элек үлгән. Мәетне экспертизага озатканнар", диелгән телеканал хәбәрендә.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100