Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкалада җир асты кичүендә яңа туган баланы ташлап калдырганнар

Баланың сәламәтлегенә куркыныч янамый.

news_top_970_100
Башкалада җир асты кичүендә яңа туган баланы ташлап калдырганнар
видеодан скриншот

Мәскәү метросы хезмәткәрләре «Җиңү Паркы» станциясе янындагы җир асты кичүендә яңа туган сабый тапкан. Бу хакта РИА Новости яза.

«Җир асты кичүе Мәскәү метрополитены территориясенә керми. Урынга тиз арада ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырылды», — диелә хәбәрдә.

Полициядә сөйләүләренчә, 5:12 сәгатьтә бала табылу турында хәбәр иткәннәр. Беренче карашка ике-өч айлык булган бала тукымага төрелгән була. Полиция хезмәткәрләре аны хастаханәгә илткән, табиблар аның сәламәтлеген тикшерә.

Мәскәүнең балалар омбудсмены Ольга Ярославская табылган баланың малай булуын әйтте. Хәзер ул Сперанский исемендәге балалар хастаханәсендә дәвалана.

«Хатын-кыз күзәтү камераларына эләккән, аны эзлиләр», — дип өстәде Ярославская.

Россиядә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова малайның әле яхшы булуын, сәламәтлегенә берни дә янамавын әйтте. Ул хастаханәдә тагын берничә көн булачак.

Тикшерү комитеты уздырган тикшерү нәтиҗәләре буенча куркыныч астында калдыру маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Ананы 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100