news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкалада өченче каттагы фатирда бер метрлы елан табылган

Фатир хуҗалары тиз арада коткаручылар чакырган.

news_top
Башкалада өченче каттагы фатирда бер метрлы елан табылган
https://pixabay.com/

Мәскәүнең Хамовники районындагы йортта яшәүчеләр белән гадәттән тыш хәл килеп чыккан. Тимур Фрунзе урамындагы йортның өченче катында урнашкан фатирга бер метр чамасы озынлыктагы кара елан кергән. Еланның тәнендә сары полосалар да булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Бу кешеләр тиз арада Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм янгын сүндерү хезмәте вәкилләренә хәбәр иткән. Әлеге хезмәткәрләр арасында серпентологлар булмаган. Шулай да алар еланны тоткан. Еланны өстәл аягы кебек предмет белән идәнгә кысканнар. Аннары каршы торуына карамастан, хайванны пластик контейнерга салганнар.

Бу елан агулы булмаган король еланы булуы ихтимал, аның белән бик сак эш иттеләр, диелә бу хәбәрдә.

Еланның язмышын Мәскәүнең табигатьне файдалану департаменты белгечләре хәл итәчәк. Еланның хуҗасы әлегә билгеле түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар