Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкалада баласы белән урамнан баручы әти кешене ир-атлар төркеме кыйнап ташлаган

31 яшьлек Александр Ж. хәзер гаиләсен имин урынга күчереп торган.

news_top_970_100
Башкалада баласы белән урамнан баручы әти кешене ир-атлар төркеме кыйнап ташлаган

Яңа Мәскәүдәге Яңа Ватутинкада урамнан бала ияртеп баручы әти кешегә ир-атлар төркеме һөҗүм иткән. Бу хәлне видеокүзәтү камералары төшереп торган. Аннары әти кеше һөҗүм итүчеләрдән качып китү җаен тапкан. Әлеге кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Һөҗүм итүчеләрнең дүртесен тоткарлаганнар. Зыян күрүче ир-ат аларны таныган, бу кешеләрне кара-каршы очраштырганнар. Җинаять эше ачылган. Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин «хулиганлык» буенча ачылган эшне «үтерергә маташу» маддәсенә үзгәртергә кушкан. 

РЕН ТВ шаһитлар сүзләренә сылтама белән хәбәр иткәнчә, җәнҗал юлда башлана. Юлның бер ягыннан бала иярткән ир-ат бара, алар янында ир-атның дусты да була. Юлның икенче ягыннан дүрт кеше килә. Алар балалы ир-атка иңбашы белән төртелеп китә. Шуннан соң әти кеше алар артыннан нидер кычкыра. Шулай итеп сугыш башлана һәм ир-атны баласы каршында кыйнап ташлыйлар. 

Бала белән баручы ир-ат — 31 яшьлек Александр Ж. булып чыга. Ул гаиләсен имин урынга күчереп торуын сөйли, дип яза РЕН ТВ.

«Гаиләм имин урында. Бар да яхшы», — ди Александр. Ул әлеге вакыйгадан соң инде бер тәүлек йокламавын да әйтә. «Бик арыдым. Бер тәүлек йоклаган юк», — ди ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100