Башкала үзәгендә Россия чемпионын кыйнап үтергәннәр - видеокүзәтү кадрлары
22 яшьлек егет 51 яшьлек каравылчы белән сугышкан.
17 февраль иртәсендә Мәскәү үзәгендәге Тверская урамында Үзәк телеграф янында
Кеше үлеменә китергән сугышны күзәтү камерасы видеога төшереп торган.
Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр ителгәнчә, 51 яшьлек каравылчы һәм 1996 елда туган
«Урынга килеп җиткән ашыгыч ярдәм табиблары 22 яшьлек егетнең үлемен раслаган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Егет үлеменең төгәл сәбәпләрен ачыклау өчен судмедэкспертиза билгеләнде», дип хәбәр иткәннәр ведомствода.
Матбугат чаралары мәгълүматы буенча, Орел өлкәсенең Ливна шәһәрендә туган 22 яшьлек егет Геннадий П. спортчы булган. Аның тәҗрибәсе дә зур, ул төрле спорт ярышларында катнашкан. 20116 елда универсаль көрәш буенча Россия чемпионатында җиңгәнгән булган, диелгән әлеге хәбәрдә.