Башкала уртасында бер егетне башына тибеп үтергәннәр - видео
Урамда көпә-көндез берничә егет сугышкан.
Мәскәү уртасында 29 яшьлек егетнең башына типкәннәр һәм ул үлгән. Үтерүдә гаепләп 20 яшьлек егетне кулга алганнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
9 июльдә көндез кафе янында берничә кеше берьюлы сугышып киткән. Тикшерү комитеты ВКонтакте челтәрендәге битендә урнаштырган видеода бер егетне тибеп кыйнаганнары күренә. Ул шунда ук җан биргән. Кыйнауда гаепләнүче егетне кулга алганнар.