news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкала урамында кар чистарта торган трактор механизмына эләккән егет үлгән

19 яшьлек егет кар чистарта торган трактор яныннан узып барган.

news_top
Башкала урамында кар чистарта торган трактор механизмына эләккән егет үлгән

Мәскәүнең төньяк-көнбатышында юлда кар җыя торган тракторга кысылып, 19 яшьлек егет һәлак булган. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Фаҗига Таллин урамындагы 9/2 йорты каршында була. Тракторчы йорт тирәсен җыештырып йөри. 19 яшьлек егет трактор яныннан узып бара. Бер мизгелдә ул трактор щеткасының артык конструкциясенә сикереп менә һәм механизм аны үзенә тартып кертә.

ТАСС агентлыгына Мәскәү буенча ЮХИДИ идарәсендә хәбәр иткәнчә, егет имгәнгән һәм урында ук җан биргән. Әлеге факт буенча тикшерү бара, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар