Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкала трассасында авариядә машина йөртүче тереләй янып үлгән - видео

Lada Largus машинасы каршы як полосадан башка автомобильләргә каршы юнәлештә хәрәкәт итә һәм ике машинага бәрелә.

news_top_970_100
Башкала трассасында авариядә машина йөртүче тереләй янып үлгән - видео

14 июньдә Мәскәү тирәли боҗралы автомобиль юлында (МКАД) коточкыч авария булган. Бу фаҗигане шаһитлар видеога төшереп алган. Әлеге кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Lada Largus машинасы «Крокус Сити» территориясеннән МКАД трассасына килеп чыга. Ул машиналар агымына каршы юнәлештә бара. Бу машина 69нчы километр тирәсендә SsangYoung автомобиленә бәрелә. Бәрелгәч, ул түбәсенә әйләнеп каплана, аннары Skoda машинасына бәрелә.

Шуннан соң Lada Largus машинасына ут каба һәм ул яна башлый. Машина йөртүче үзе салоннан чыга алмаган, ул тереләй янып үлгән, диелә хәбәрдә.

Skoda машинасы белән идарә итүче хатын-кыз да имгәнгән, аның аягы сынган.

Хәзер бу вакыйганы хокук саклаучылар тикшерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100