Башкала кафесында бер хатын тончыгып үлгән
Иптәше белән кафега ашарга кереп утырган хатын тиз арада җан бирә.
Мәскәүдәге шәһәр универсаль кибетендә (ГУМ) бер хатын ашаган һәм шунда ук үлеп тә киткән. Бу турыда үз чыганакларына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.
Вакыйга 16 гыйнварда "Фестивальное» кафесында була. 68 яшьлек хатын дусты белән кафега керә. Алар төшке аш ашый башлый. Шул вакытта бу хатынның тамагына ризык тыгыла. Тончыккан хатын тиз арада вафат була.
Хатын механик асфиксия нәтиҗәсендә үлә, диелгән әлеге хәбәрдә.
ТАСС агентлыгының хокук саклау органнарындагы чыганагы сүзләренчә, әлеге хәл буенча тикшерү бара.