news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Башкага кияүгә чыгарга җыенган өчен, Казанда яшәүче хатынны элеккеге ире үтергән

Аерылышканнан соң, ир белән хатын аерым яши, алар аралашмый.

news_top
Башкага кияүгә чыгарга җыенган өчен, Казанда яшәүче хатынны элеккеге ире үтергән
https://pixabay.com

Казанда яшәүче ир-ат элеккеге хатынын үтергән. Хатын башка кешегә кияүгә чыгарга җыенганын белгәч, ир-ат җинаять кыла. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, Казанда яшәүче 38 яшьлек ир-ат элеккеге хатыны кабат кияүгә чыгарга җыенуын белеп ала. Ул хатынның өенә килә, аны кыйный һәм балконга алып чыгып буып үтерә.

Бу ир белән хатын рәсми рәвештә аерылышкан һәм шуннан соң аерым яшиләр.

Хатынның мәетен 25 декабрьдә табалар. Шуннан соң «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Ир-атны тоткарлыйлар. Ул үз гаебен таный. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар