Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башкага гашыйк булуымнан күзем томаланып, үз хатынымның авырганын да сизмәгәнмен…»

Мин эштән өйгә кайтканда хатыным аш бүлмәсендә кичке аш әзерләп, табын корып йөри иде. Аны кулларыннан тотып алдым да, бер минутка гына туктап, яныма утыруын үтендем. Чөнки минем аңа мөһим сүз әйтәсем бар иде… Мин аннан аерылырга телим…

news_top_970_100

Бу сүзләрне ишеткәч ул эндәшмичә торды, соңыннан гына аерылырга теләвемнең сәбәбен сорады. Ә мин телемне йоткан кебек сүзсез калдым, ни әйтергә дә белмәдем. Һәм минем сүзсез торуым аны чыгырыннан чыгарды. Ашау да онытылды, кичке аш кайгысы калмады. Хатыным кычкырырга тотынды, тынып кала да тагын кычкыра башлый… Ул төне буе елап чыкты.

Аны аңлыйм да, әмма тынычландырырлык берни дә әйтә алмадым. Мин хатынымны яратмый башладым һәм икенче хатын-кызга гашыйк идем.

Үземне коточкыч гаепле хис итеп, аңа имза куйдырыр өчен килешүне суздым. Мин аңа фатирны, машинаны калдырырга теләдем, әмма ул килешү кәгазен ерткалап атты да тәрәзәдән ташлады. Бу минутта вөҗдан газабыннан гайре берни дә кичерми идем — 10 ел гомерен миңа багышлаган хатын-кыз минем өчен бөтенләй җиде ят кеше иде…

Аның белән бергә гомер иткән елларым миңа кызганыч булып тоелды һәм минем тизрәк бу богауларны салып атып, үземнең яңа, чын мәхәббәтем янына очасым килде… Алдагы көнне иртән тумбочкада записка ята иде. Анда хатыным аерылышу шартларын язган: ул гариза бирүне бер айга кичектерүемне һәм шушы бер ай дәвамында бәхетле гаилә ролендә яшәүне үтенгән иде. Сәбәбе — улыбызның имтиханнары. Һәм тагын… Туй көнебездә мин аны фатирга кулларыма күтәреп алып кергән идем. Һәм киләсе бер ай дәвамында йокы бүлмәбездән аны кулларыма күтәреп алып чыгуымны сорап язган…

Тормышымда икенче хатын-кыз барлыкка килгәннән бирле, законлы хатыным белән бернинди дә физик контакт булмады — иртән бергә утырып ашыйбыз, кич тагын бер өстәл артына җыелабыз, ә төннәрен караватның төрле почмакларына ятып йоклыйбыз… Шуңа күрә аны беренче тапкыр кулларыма күтәргәч, күңелдә әллә нинди аңлаешсыз тойгылар барлыкка килде. Улымның кул чабулары мине чынбарлыкка кайтарды, ә хатынымның йөзендә бик бәхетле елмаю балкый иде, ә минем күңелдә әрнү-сагыш… Йокы бүлмәсеннән кухняга кадәр 10 метр ара, һәм мин хатынымны кулда күтәреп алып барганда ул аерылышу турында улыбызга әйтми тор дип колагыма пышылдады.

Бәхетле һәм гашыйк ир роленең икенче көне миңа күпкә җиңелрәк бирелде. Хатыным башын иңсәмә салды. Кайчандыр бик яраткан, кадерле булган шушы йөзгә, чалымнарга күптәннән игътибар белән караганым булмаган икән, ә алар 10 ел элек кебек түгел, үзгәргән шул. Дүртенче көнне хатынымны кулыма алганда, ирексездән аның 10 ел гомерен миңа багышлавы турында уйлап куйдым. Бишенче көнне, шушы кечкенә генә, өрфия кебек гәүдәнең нинди зур ышаныч белән үземә сыенуын аңлаудан йөрәгем кысылып куйды. Аны йокы бүлмәсеннән күтәреп алып чыгу миңа көннән-көн җиңелрәк бирелә башлады…

Берсендә иртән аны кием сайлап торганда күрдем. Ә шушы вакыт эчендә аның бөтен киемнәре зураеп беткән булган икән. Хатынымның ничек ябыгуына, суырылып калуына шунда гына игътибар иттем. Аны күтәреп чыгу шуңа җиңеләя барган икән бит.

Берсендә үзем дә сизмәстән хатынымның чәчләреннән сыйпадым. Хатыным улыбызны чакырды да, икебезне дә кысып-кысып кочаклады. Тамагыма төер, күземә яшь тыгылды, әмма читкә борылдым, чөнки аерылышу турында карарны кире үзгәртәсем килми иде. Кабат хатынымны кулларыма күтәрдем дә, аны йокы бүлмәсеннән алып чыктым. Ә ул нәкъ туй көнебездәге кебек нәфис куллары белән назлап муенымны кочты, ә мин аны күкрәгемә кыстым…

Килешенгән бер ай ахырына якынлашканда күңелемдә шик-шөбһә булды. Җанымда нидер үзгәрде һәм мин моны берничек тә аңлата алмый идем. Һәм мин сөяркәм янына барып, хатынымнан аерылмаячакмын дип әйттем.

Өйгә кайтканда уйланып кайттым. Гаилә тормышының гел бер төрлегә, гадәтигә әверелүе мәхәббәт беткәннән түгел, ә кешеләрнең бер-берсенең әһәмияте, кадере турында онытудан килеп чыга икән бит. Барган юлымнан борылып, кибеткә кереп чәчәк алдым һәм матур открыткага «Гомеремнең соңгы көннәренә кадәр сине кулымда гына күтәреп йөртермен!» дип яздым. Дулкынланудан тыннарым кысылып, өйгә кердем. Бөтен фатирны карап чыктым, ә хатынымны йокы бүлмәсендә караватта яткан килеш таптым. Тик… ул үлгән иде…

Ничә ай дәвамында башка хатын-кызга гашыйк булуымнан күзләрем томаланып, күктә очып йөргәндә, үз хатынымның авырганын, дәшмичә генә мәкерле чир белән көрәшкәнен дә сизмәгәнмен бит мин. Эх, сукыр, тиле ир! Терсәк якын булса да, тешләп, үкереп еласаң да үлгәннәрне кире кайтарып булмый шул…

Үзенең санаулы гына көннәре калганын сизеп, хатыным улыбызны стресстан саклап калырга, аның алдында мине яхшы әти, кайгыртучан ир итеп саклап каласы килгән икән бит.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100