«Башка тимер белән суккан кебек тәмамлый» — Кәрим Караның яңа китабын тәкъдим итү
«Татмедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да язучы Кәрим Караның (Һади Бари улы Кәримов) «Җиләкле алан» китабын тәкъдим иттеләр. Бу — «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан дүртенче китап.
«Ул Башкортстанда туган, хәзер Татарстанда яши. Ике республикада да китаплар чыгарган автор. Соңгы елларда ул «Казан утлары“нда актив яза», — дип Кәрим Кара белән таныштырды шагыйрь Рафис Корбан.
Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Кәрим Караны китабы «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыгуы белән котлады. «Бу сериядә теләсә кем чыга алмый, менә минем әле чыкканым юк», — дип шаярды ул.
Ркаил Зәйдулла «Татмедиа»ның китаплар бастыру проектының укучылар арасында гына түгел, язучылар арасында да популярлашуын әйтте. «Уңышлы проект булып чыкты, чөнки китаплары бик җайлы, юлда йөргәндә дә укып була», — диде Язучылар берлеге рәисе.
Ул Кәрим Караның әсәрләре аны халыкчанлыгы, фәлсәфәле һәм психологизмлы булуы белән җәлеп иткәнен әйтте. «Аның характеры минекенә охшамаган, ул тыйнак, күп сөйләми, ә миңа тыңлаучы кирәк, шуңа ошады ул миңа», — ди Ркаил Зәйдулла Кәрим Кара хакында.
«Без уңай һәм тискәре геройларга күнеккән, Кәрим абыйда андый геройлар юк»
«Кәрим абый, тәхәллүсе Кара булса да, бик якты кеше булып чыкты», — диде «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.
Ул әсәрнең кыскача сюжеты белән дә таныштырды. «Җиләкле алан» әсәрендә Сабир исемле кеше бер атнага югала, аны урлап китәләр. Хатыны башта ире югалганга кайгыра, аннары сөенә. Ахырдан барысы да яхшы бетәр дип көтәсең. Юк, башка тимер белән суккан кебек итеп тәмамлый. Автор чын тормышның үзен бирә», — диде ул.
Шулай ук Рөстәм Галиуллин Кәрим Караның әсәрләрен бер яктан юморлы, ә икенче яктан ачу хисе калдыра торган дип бәяләде. «Без уңай һәм тискәре геройларга күнеккән, Кәрим абыйда андый геройлар юк», — ди ул.
«Язучының үз позициясе булырга тиеш, ул үз фикерен әйтә торган шәхес булырга тиеш. Кәрим абыйны тыйнак кына дип күпме генә әйтсәк тә, «Интертат“ та интервьюсы чыкты, ул миңа бөтенләй икенче кеше кебек ачылды. Ул анда кыю сүзләр әйткән», — диде Рөстәм Галиуллин. Әлеге интервьюны сылтама аша укый аласыз.
«Беркем дә аны „өф-өф“ итеп йөртмәде»
Кәрим Кара Башкортстанның Ахун авылында туган. Китапны тәкъдим итү чарасына авылдашлары да килгән иде. Шуларның берсе — язучы Зифа Кадыйрова. «Ул шул хәтле матур яза», — дип Кәрим Карага бәя бирде язучы.
«Без Һади белән Ахунның ике башында үскән кешеләр, ләкин без аның белән берничә ел элек кенә очраштык, чөнки авыл бик зур», — диде ул.
Авылдашы Сәлим Даушев Кәрим Караны электән белә. «Бер авылда үстек. Безгә биш яшьтә бәбкә көтәргә бирә иделәр, җиде яшьтә бозау көтәргә ышанып тапшырдылар. Менә шулай үстек. Ул тырышып институтка керде, укытучы, аннан завуч, директор булды. Беркем дә аны „өф-өф“ итеп йөртмәде. Алар биш бала иде, калганнары кызлар. Көянтә тоттырып суга да йөртә иделәр аны», — дип сөйләде Сәлим Даушев.
Шагыйрь Газинур Морат Кәрим Караның күптән түгел чыккан башка китабына авторның кулын куйдырткан. «Язучы үзе кул куйгач, күңелем тулды», — ди ул. Китап «Гафу ит мине» дип атала.
Газинур Морат «Җиләкле алан»ны укучыны җәлеп итә торган китап дигән фикерен яңгыратканда, Ркаил Зәйдулла аның арзан бәядә булуын да әйтте («Әдәби кафе»да 140 сум). «Менә минеке 770 сум тора», — дип зарланган иде, Газинур Морат: «Синең һәр сүзең алтын бит», — дип, аны тынычландырырга ашыкты.
«Тормышның матавыкларын беләсегез килсә, Кәрим Караны укыгыз»
Китап авторы Кәрим Карага да сүз бирелде. «Минем әсәрләрне укучылар күпчелеге аларның кара төскә манылганын белә. Әйе, тормышның авыр якларын яктыртам. Моңа бәлки тәхәллүс тә тәэсир итәдер», — ди Кәрим Кара.
«Мин бу дөньяда күп төрле кешеләр күрдем. Бер генә кеше бу дөньяда мине ничек бар, шулай яратты. Нинди генә хәлдә булсаң да, әни ярата. Әниләр шундый була. Бүген кайбер яшь кызлар бала табалар да, чүп савытына аталар, кайсылары сатарга алып китәләр, менә дөнья…» — дип тә өстәде ул.
Кәрим Кара шактый гына тормыш хәлләре турында сөйләде. Соңыннан Ркаил Зәйдулла: «Тормышның мондый матавыкларын беләсегез килсә, Кәрим Караны укыгыз», — дип аны җөпләп куйды.