Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башка бала кирәкми, мин дә гаиләдә үзем генә үстем, кызым да үзе генә булачак»

Язгөлнең сәламәтлеге белән проблема килеп чыкты, «Бала алып кайтырга теләсәгез, хәзер алып кайтып калыгыз, аннары соң булырга мөмкин», дип кайтарды табиблар.

news_top_970_100

Камил белән Язгөл уртак дусларының туенда таныштылар. Әмма алга таба аралышып китә алмадылар. Икенче очрашулары елдан артык вакыт узгач булды. Бу юлы да уртак дусларының гаилә бәйрәмендә — бәби туенда күрештеләр.

Әллә аларны кавыштыру өчен махсус чакырган булганнар инде. Мәҗлестә калганнар барысы да парлы һәм гаиләле иде. Бәйрәмнән соң егет кызны озата кайтты, икенче көнне эштән каршы алды. Шул көннән башлап алар икесе дә күрешүне көтеп ала иде. Мәхәббәт дигәнең шушыдыр дип, алар 8 ай очрашкач өйләнешергә булды.

Камил гаиләдә бердәнбер бала иде. Яшь гаилә егетнең әти-әнисе белән бергә яши башлады. Бала туганчы барысы да яхшы булды. Кайнана киленнең аркасыннан «кызым» дип сөеп кенә торды. Яшь бала аллергиядән интегә башлады. Бите, тәне чиләнеп бетте. Кайнана «теләсә нәрсә ашыйсың, имезмә баланы, ясалма ашатуга күч», — диде. Ә килен баланы күкрәк сөтеннән аерырга, үзе ярамаган әйберләр ашамаска тырышты. Бу сөйләшүдән туеп, яшь әни баласын алып, апаларында да яшәп алды. Камил янә үз кызларын алырга килде. Берничә тапкыр шундый хәл кабатлангач, кайната белән кайнана бер бүлмәле фатир алдылар, ә өч бүлмәлене аларга калдырып, яңа фатирга күчтеләр.

Һәр гаиләдә дә тынычлык урнашкан кебек булды. Килен белән кайнана бер-берсенә кунакка йөреште, бүләкләр биреште, кайнана ялларда әле килеп, әле алып китеп оныгын карады, балалары янына килгәч кәтлитен, пилмәнен ясап суыткычларын тутырып китте.

Камил белән Язгөлнең кызларына өч яшь булды инде. Язгөлнең икенче бала да алып кайтасы килде, әмма ире каршы иде. «Мин дә гаиләдә берүзем үстем, бала берәү булсын, бар әйбере дә булсын», — дия иде. Шушы уңайдан сүз арты сүз китеп, гаиләдә тавыш чыга башлады. Язгөлнең сәламәтлеге белән проблема килеп чыкты, "Бала алып кайтырга теләсәгез, хәзер алып кайтып калыгыз, аннары соң булырга мөмкин», - дип кайтарды табиблар. Табибтан кайткач, Язгөлнең кәефе бөтенләй төште, ул бит бала үсә төшкәч, ире икенче бала таптырырга ризалашыр дип өметләнә иде. Ә хәзер мөмкин кадәр тизрәк икенче бала турында уйларга кирәк.

Ул ирен эштән түземсезлек белән көтеп алды, мөмкин кадәр җайлап кына бала турында сүз кузгатты, табиб сүзен җиткерде, кызларының туганы булуын теләвен әйтте.

Әмма ире: «Син тынычланмадыңмыни әле?! Юк, дип әйттем бит инде, бу теманы башка кузгатма да», — диде дә бүлмәдән үк чыгып китте.

Язгөлнең күңеле тулды, ул бик тә бала тели иде. Иртән ул «аерылам» дип уянды һәм бу сүзен иренә дә әйтте. Кич кайнана-кайнатасы килде, киленне эт итеп сүктеләр. «Рәхәтеңә чыдый алмыйсың, рәхмәтсез. Балагыз бар бит, башка кирәкми. Әле аерылып та нинди бала табасың? Хәерчелек арттырып ятыгыз инде», — дип кайната үз сүзен әйтте.

Иренең соңгы сүзе «алимент түләрмен» булды. Язгөл кызын алып, әти-әнисе янына кайтып китте...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100