Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Башинформ»да «татар бәйрәме» дип чыккан яңалыктан «татар» сүзен алып аттылар

Бүздәк районында узачак «Бәлешфест» татар бәйрәме милләтсез бәйрәмгә әйләнеп калды.

news_top_970_100
«Башинформ»да «татар бәйрәме» дип чыккан яңалыктан «татар» сүзен алып аттылар
"Башинформ"

«Башинформ» агентлыгында бүген «Бәлешфест» татар милли кухнясы фестивале узачак дигән яңалык чыкты.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, 5 июньдә Бүздәк районында «Бәлешфест» татар милли ашлары фестивале узачак. Аның символы зур ит бәлеше булачак, Шарбаш авылында милли кухня тәкъдим ителәчәк, дип язды сайт.

«Татар» дигән сүз очраклы түгел, чөнки бәйрәмнең оештыручысы — Башкортстандагы татар милли-мәдәни автономиясе, Бүздәк хакимияте, БР Халыклар дуслыгы йорты.

Беркадәр вакыттан соң яңалыктагы «татар» сүзе юкка чыкты, «Бәлешфест» милләтсез бәйрәмгә әйләнеп калды.

Әмма бу яңалык пабликларда таралып өлгерде, аларда «татар» сүзе сакланып калган. «Кэш», ягъни эзләү системаларында да «татар» сүзе калган әле. Бу яңалыкның электрон адресында да «татар» сүзе эленеп калган: -v-bashkirii-priglashayut-na-festival-tatarskoy-natsionalnoy-kukhni-beleshfest-

«Башинформ» ни сәбәпле татар бәйрәмен татарларсыз бәйрәмгә әйләндергән — бу сорауга җавапны үзегез дә белә торгансыздыр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100