Башар Асад хатыны Әсма Сириядә һәлак булган татар солдатының ятим кызына песи бүләк итте
Россия Герое Марат Әхмәтшинның хатыны һәм балалары, һәлак булган башка хәрбиләрнең туганнары белән бергәләп, Сириягә барган.
Сирия Президенты Башар Асадның хатыны Әсма Сириядә сугышта һәлак булган Россия солдаты Марат Әхмәтшин кызы Ралинәгә нәни песи баласы бүләк иткән. Бу турыда Лаеш районының инстаграмдагы рәсми аккаунтында хәбәр ителә.
Россия Герое Марат Әхмәтшинның хатыны һәм балалары, һәлак булган башка хәрбиләрнең туганнары белән бергәләп бу атнада Сириядә булган. Аларны Башар Асад шәхсән үзе чакырган.
Алар Дамаскта Билгесез солдат каберенә чәчәкләр салган. Президент хатыны Әсма Ралинә Әхмәтшинага караңгы-соры төстәге песи баласы бүләк иткән.

- Казан кешесе капитан-артиллерист М.Әхмәтшин Сириядә 2016 елның җәендә һәлак булды. Аңа үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде. Марат Әхмәтшинның туган ягы - Лаеш районы Атабай авылында Герой мемориалы төзелде. Атабай мәктәбе Герой исемен йөртә. Лаешта Әхмәтшинга бюст ачылды.