Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баш табиб үзенә ай саен 800 процент премия язып алган

Хәзер ул авырып киткән һәм хастаханәгә яткан.

news_top_970_100
Баш табиб үзенә ай саен 800 процент премия язып алган
https://pixabay.com

Былтыр Мәскәү өлкәсендәге Красногорский ашыгыч ярдәм станциясенең баш табибы вазифаларын башкаручы Сергей П. үзенә ай саен 800 процентлы премия язып торган. Хәзер ул авырый башлаган һәм хастаханәгә яткан. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Акчалата санаганда, баш табиб дүрт айда 1,7 млн сум премия алган. Баш табибтан тыш, аның урынбасарларына да премияләр түләгәннәр. Шуннан соң фельдшерлар дәгъва белдергән һәм прокуратура тикшерү башлаган. Сергей П. үзе исә бу мәгълүмат дөреслеккә туры килми дип сөйли. 

Хәзер якынча белешмә буенча, табиб хастаханәгә яткан. Аңа инфаркт булган дип фаразлыйлар. Сергей П.ның авыруы аның тирәсендәге җәнҗал белән бәйле булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

РЕН ТВ журналистлары әлеге оешмага барып кайтканнан соң, вакыйгага ачыклык кертү өчен, өлкә буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы язмача җавап җибәргән. Җавапта баш табибның андый суммада премия алмавы турында әйтелә. Ләкин РЕН ТВ журналистлары бу җавапта шикләнерлек урын бар дип саный.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100