news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баш мие үлгән хатынның баласы исән килеш туган

Баш мие үлгән хатынның баласы исән килеш туган

news_top
Баш мие үлгән хатынның баласы исән килеш туган
Польшаның Краков шәһәрендә гадәттән тыш вакыйга булган. Йөклелеге егерме атна вакытта, бу хатын авырый башлый. Аны хастаханәгә бик авыр хәлдә китерәләр. Бу вакыйга турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Табиблар янына алып килгәндә йөкле хатынның баш миендә кан тамырлары аневризмасы шартлый. Хатынга нейрохирурглар операция ясый, ләкин аның хәле яхшырмый. Операциядән соң, бер тәүлек узгач, хатынның баш мие үлә. Шуннан соң табиблар сигез атна дәвамында хатынның организмын исән килеш тотып торалар. 56 көннән соң кесерв кисеме ясап, баланы ана карыныннан алалар.

Хатын аңсыз килеш ятканда, аның янына туганнары килеп йөри. Алар карындагы балага бишек җырлары җырлыйлар, аралашып торалар.

Табиблар февральдә нарасый кызга дөньяга килергә ярдәм итә. Ул туганда 1,3 кило авырлыкта була. Табиблар тагын биш ай дәвамында баланы күзәтеп, тәрбияләп тора. Хәзер бу кыз әтисе белән яши.

Табиблар операция ясап, баланы тудыргач кына, хатынның баш мие баганасы инде күптән үлгән булуын ачыклый. Рәсми рәвештә бу хатын кесарев кисеме ясаганнан соң икенче көнне үлгән дип билгеләнә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар