Баш суд приставы: «500 сумлык кына бурыч булганда да тыю гамәлләре кертелерергә мөмкин»
Еш кына республика халкы чит илгә чыгуларына чик кую яисә машиналарын сата алмаудан зарлана. Шулай итеп, әлеге чикләүләрне кертүче суд приставларының эшчәнлеге тискәре яктан күрсәтелә.
Гражданнарның бурычлары белән бәйле нинди аңлашылмаучанлыклар бар, суд приставлары структурасының эшчәнлеге нидән гыйбарәт? «Казанские ведомости» журналисты Дмитрий Смирновка биргән интервьюсында Татарстан Республикасы баш суд приставы Әнвәр Закиров әлеге һәм башка сорауларга җавап бирде.
– Әнвәр Фәритович, республикада бер суд приставына уртача ничә башкарма производство туры килә?
– Бу саннар тигез түгел. Шуңа күрә алдагы саннарны китерү урынлырак булачак: узган ел бездә 3 миллионга якын башкарма производство каралды. Бу сан Татарстан халкы белән чагыштырырлык. Бәхеткә, республикада яшәүчеләрнең һәрберсе дә безнең хезмәт белән очрашмый. Ләкин әлеге күрсәткеч безнең йөкләнешне күрсәтә дип әйтә алабыз. Шул ук вакытта башкарма производстволарның зур өлеше – миллионга якыны – түләнмәгән ЮХИДИ штрафларына туры килә.
– Мондый йөкләнеш нәрсә белән бәйле?
– Сәбәпләре төрле. Кемнеңдер бурычларга исе китми. Әйтик, Лаеш районында бер ир-атның алимент буенча 300 мең сумнан артык бурычы җыелган иде. Пристав аның транспорт чарасын кулга алгач кына, ул шунда ук барлык бурычын түләде.
Кемдер түләргә оныта. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык суд приставлары җәмгыять файдасына эшли. Һәрбер бурыч тискәре икътисади эффектка ия.
– Әмма халыкның суд приставлары хезмәтенә карата дәгъвалары булуы сер түгел.
– Чыннан да, без еш кына тискәре фикерләр белән очрашабыз. Мәсәлән, дәүләт хезмәтләре порталында. Күпчелек очракта алар гамәлдәге закон кысаларында хәл итеп булмый торган мәсьәләләр белән бәйле. Һәрхәлдә, кешеләр теләгәнчә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, без хәлләр инде күптән конфликт ноктасына килеп җиткәч кушылабыз. Суд карары шунда ук законлы көченә керми бит. Бурычлы кешенең вакыты була. Иң яхшы вариант – бурычларны вакытында каплау. Шул чакта сез безнең барлыгыбыз турында белмәячәксез дә.
– Укучыларыбыз артык акча түләтүләрдән, кемнеңдер бөтен хисапларын берьюлы ябып куюларыннан зарлана…
– Бурычлы кешенең һәр хисабы белән индивидуаль эшләү мөмкинлеге юк. Бу процесска бурычларны кайтарттыручы ягыннан чыгып карарга тырышыгыз. Мәсәлән, әтисе алимент түләмәү аркасында балага кирәкле әйберләрне дә сатып ала алмаган әни. Ул аларны тизрәк түләттерергә тели. Монда һәрвакыт баланс эзләргә кирәк.
Ә артык түләтелгәнгә килгәндә, ул һәрвакыт гражданга кире кайтарыла. Әгәр акча кире кайтарылмаса, система суд приставына башкарма производствоны ябарга мөмкинлек бирмәячәк.
– Пристав гражданның милкенә нинди дә булса чикләүләр керткәнче, аның бурычы түләнмәгәненә инанырга тиешме?
– Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турында сөйләсәк, безгә ЮХИДИ тарафыннан башкарма документлар автомат режимда килә. Һәр штрафның уникаль идентификацион номеры була. Бу очракта хаталар юк диярлек. Шул ук система дәүләт пошлиналары һәм салымнар түләнмәгән очракта да эшли.
Ә калган барлык бурычлар – алиментлар, кредитлар һәм фатир өчен түләү буенча бурычлар – андый номерга ия түгел. Шуңа күрә суд приставы бурычның автомат режимда ябылуы турында мәгълүмат алмый.
Бурычлы кеше, бурычы түләнсә, бу хакта үзе хәбәр итә ала: кайнар линиягә шалтырата, безгә дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинеты аша яисә безнең рәсми сайтка яза ала, ахыр чиктә, шәхси кабул итүгә килә ала.
– Кешеләр кайвакыт чагыштырмача тиенлек кенә булган бурычлары да приставларда зур шау-шу тудырудан зарлана. Ә кемнеңдер алимент буенча бурычы берничә йөз мең сумга җитә, әмма аның буенча мондый тыгыз эш алып барылмый. Эшләрне алып бару тәртибе ничек бара? Нинди дә булса критерийлар буенчамы?
– Бурычларны кайтартуның һәр категориясе төрле эш чараларын таләп итә. Мондый категорияләү аерым хезмәткәргә йөкләнешне оптимальләштерә.
Әлбәттә, без башкару производстволарын бүләбез.
Мәсәлән, бурычларын даими түләмәүчеләр белән аерым эшлибез. Казанда административ штрафларны түләтү белән генә шөгыльләнүче бүлек бар. ЮХИДИ штрафлары буенча көн саен шунда кабул итәләр. Без район бүлекчәләрен бераз бушаттык, мәсәлән, Чистай бүлекчәсендә бу районда яшәүчеләрнең генә түгел, ә Алексеевск, Спас, Әлки, Нурлат, Аксубай, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарында яшәүчеләрнең дә штрафлары түләттерелә.
Алиментлар – социаль әһәмиятле категория. Һәр район бүлегендә алимент түләтү белән генә шөгыльләнүче приставлар бар.
– Суд приставлары тарафыннан гражданга карата куелган санкцияләр буенча чикләүләр бармы? Булса, нинди? Мәсәлән, түләнмәгән штраф суммасы 1000 сум булса, күчемсез милекне теркәүне тыярга мөмкинме?
– Хәтта 500 сумлык кына бурыч булганда да күчемсез милекне теркәү гамәлләренә тыю кертелергә мөмкин. Мондый тыю кертелгән бурычлы кеше, мәсәлән, фатирын башка кеше исеменә рәсмиләштерә алмый. Бу тыю бурыч капланганчы дәвам итә. Ә менә милеккә сату максатыннан арест салу бурыч күләме 3000 сумнан артып китсә мөмкин.
Чит илгә чыгуны тыю кебек чара да бар. Мондый чикләү 30 мең сум бурычы булганнарга яный. Әмма бурычны түләүдән 2 айдан артык качып йөргән очракта, пристав тиешле карарны 10 мең сум штраф булганда да чыгара ала. Шулай ук сәламәтлеккә китерелгән зыянны, туендыручының үлеменә бәйле зыянны, җинаять китергән мөлкәт зыянын һәм (яки) мораль зыянны каплау белән бәйле түләүләр һәм алиментлар буенча 10 мең сум күләмендә бурычы булган гражданнарга чит илгә чыгу тыела ала.
Бурычлы кешенең махсус хокукыннан файдалануына вакытлыча чикләүләр кертү кебек чараны да кулланабыз. Гадәттә, бу – машина йөртү хокукы. Бу чара җитди сәбәпләрсез башкарма документ таләпләрен үтәмәгән гражданнарга яки шәхси эшмәкәрләргә карата кулланыла. Монда сүз алимент бурычларын түләтү; сәламәтлеккә китерелгән зыянны каплау турында; туендыручының үлеме белән бәйле зыянны каплау турында; җинаять аркасында мөлкәт зыянын һәм (яки) мораль зыянны каплау турында; балаларны тәрбияләү белән бәйле мөлкәти булмаган характердагы таләпләр (мәсәлән, бала белән аралашудагы киртәләрне бетерү турында); махсус хокукны куллану тәртибен бозган өчен билгеләнгән административ штрафны түләтү турында (мәсәлән, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен) бара.
– Сезнең хезмәт ни дәрәҗәдә цифрлаштырылган?
– Хәзер актив рәвештә «цифрлы башкару производствосы» программа комплексы кертелә. Судлар белән электрон документ әйләнеше җайга салынган. Шуны әйтим, Рязаньда күптән түгел автомат рәвештә башкару производствосы кузгатылды. Сүз уңаеннан, бу – гамәлдәге законга каршы килми. Хәтта штрафларны да 15 көн эчендә хисаптан автоматик рәвештә алырга мөмкин.
Әкренләп кенә ясалма интеллект технологияләре кертелә. Мәсәлән, шалтыратуларны 8(800)3030000 номерлы тавыш боты ярдәмендә эшкәртү. Ясалма интеллект абонентның сөйләмен аңлап, ботның сөйләм җавабын синтезлый, шулай ук сорау тематикасын билгели.
Граждан белән аралашканда тавыш боты фамилия, исем һәм әтисенең исемен, туган көнен һәм теркәлү төбәген сораячак, бу – мөрәҗәгать итүчене идентификацияләргә мөмкинлек бирәчәк. Алынган мәгълүматлар нигезендә система аудиоформатта абонентка башкарма производстволарның мәгълүмат Банкыннан гомуми мәгълүмат бирәчәк.
Киңәйтелгән мәгълүмат гражданның шәхесен раслаудан соң бирелә, өстәмә шәхси мәгълүматлар ИНН яки СНИЛС рәвешендә бирелә. Тавыш боты кузгатылган башкарма производстволар булуы, милеккә һәм банк счетларына арест салу, шулай ук милек белән теркәлү гамәлләренә чикләүләр кертү турында мәгълүмат бирәчәк.
Моннан тыш, тавыш ярдәмчесе гражданнарга Россия Федерациясе чикләреннән чыгуны чикләү, акча хәрәкәте һәм бурычларны түләү өчен реквизитлар турында мәгълүмат бирә алачак.
Әле күптән түгел Рязаньда пилот проекты старт алды: программа-робот Россиядә беренче тапкыр вазифаи заттан башка гына автомат режимда башкару производствосын кузгатты. Шулай да контроль кеше кулында кала.
– Гражданга карата кузгатылган башкарма производстволар турында оператив рәвештә кайсы ресурста белергә мөмкин?
– Үзеңне (яки фамилиядәшеңне) ФССП федераль сайтындагы мәгълүмат базасында табарга мөмкин. Әгәр дә сез әле теркәлмәгән булсагыз, барыгызга да дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә киңәш итәм. Аннан автоматик рәвештә башкарма производство ачылу турында хәбәрләр килә. Теркәлгән электрон почтага хатлар килә.
– Социаль якланмаган бурычлылар өчен нинди ярдәм чаралары бар?
– Узган ел бурычлыларның минималь керемен яклау турындагы закон үз көченә керде. Аның нигезендә, бу кешенең бурычлары алынганнан соң аңарда, шәхси счетларындагы акчаларны исәпкә алып, яшәү минимумы калырга тиеш. Бу законнан Татарстан буенча 2 меңнән артык кеше файдаланган инде.
Моны рәсмиләштерү өчен суд приставына килергә кирәк. Без гадәттә каршы килмибез, чөнки карарның уңай булуын телибез.
Моннан тыш, бурычны түләүне кичектереп торуны да рәсмиләштерергә мөмкин, тик суд тәртибендә генә. Шул ук вакытта төрле тыюлар, мәсәлән, теркәлү гамәлләре, кире алынмый. Кайберәүләр, рәсми керемгә ия булып, бурычларын өлешләп тыныч кына кире кайтара алалар, дип саный. Ләкин бу һәрвакытта да алай түгел. Безнең бурыч – бурычны тизрәк кайтару.