Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баш сөяген ярган». Биш ел элек мылтыклы җинаятьчене тоткан егетне вәхшиләрчә үтергәннәр

news_top_970_100
«Баш сөяген ярган». Биш ел элек мылтыклы җинаятьчене тоткан егетне вәхшиләрчә үтергәннәр
https://pixabay.com/

Тольяттида 34 яшьлек Александр С.ны үтергәннәр. Транспорт компаниясендә менеджер булып эшләүче бу кеше берничә ел элек геройлык күрсәткән булган. Ул полициягә җинаятьчене тотарга ярдәм иткән. Хәзер Александрны үтергән кешене эзлиләр. Бу турыда "Комсомольская правда" яза.

Александрга 27 мартта фатирында һөҗүм итәләр. Күрше йортта яшәүче хатын, Александрның танышы бу хәлне күрә һәм ашыгыч ярдәм чакыра. 

"Аның исән җире юк иде. Аның баш сөяген ярганнар, ачык ярасы бар, борыны сынган, муенында һәм башында киселгән яралар, гематомалар. Хастаханәгә алып килгәндә ул комада була", - дип сөйләгән сайты чыганагы.

Табиблар тырышлыгына карамастан, Александр 28 мартта үлә. "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачыла.

Тикшерүчеләр җыелган мәгълүмат нигезендә җинаятьченең билгеләрен хәбәр итә. Ул яшь ир-ат, 30-35 яшьләр чамасы, уртача гәүдәле, буе 180-185 см. Капюшонлы кара куртка, зәңгәр джинс чалбар, кара ботинка кигән. Йөзен медицина битлеге белән каплаган.

Александр 2017 елның 8 декабрендә хезмәттәше белән пиццага заказ бирә. Ләкин курьер урынына офиска таныш булмаган кеше килеп керә, ул "Бу - талау" дип кычкыра, кыскартылган мылтык чыгара һәм ут ачу белән яный.  Фирма хезмәткәрләре югалып калмый, алар корал өстенә куртка ыргыта һәм җинаятьчене тоткарлап, полициягә тапшыра. Һөҗүм итүчене ирегеннән мәхрүм итәләр.
 
Хәзер Александрны үтерүчене эзлиләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100