Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баш сөяген сындырган». Уфада яшәүче хатын 3 яшьлек улын үтергән

news_top_970_100
«Баш сөяген сындырган». Уфада яшәүче хатын 3 яшьлек улын үтергән
Фото: © «Татар-информ»

Уфада 3 яшьлек улын үтергән хатын кулга алынган. Ул тәрбиягә алынган баласының гомерен өзгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Уфаның Калинин районы тикшерү идарәсе 38 яшьлек хатын-кызга гаепләү белдергән.

Тикшерүчеләр хәбәр иткәнчә, 29 октябрьдә бу хатын 3 яшьлек улы көйсезләнгәнгә, йокларга комачаулаганга ярсый. Хатын балага травмалар ясый, шуннан соң сабый үлә.

Башта хатын баланың үлемен караватның югары катыннан егылып төшү белән аңлата. Ләкин тикшерүчеләр хатынның бала үлеменә катнашы булуын ачыклый.

Аннары хатын гаебен таный. Суд аны сак астына алу турында карар чыгарган.

«Башинформ» белешмәсе буенча, хатын тәрбиягә алган балаларын йоклатырга маташа, шул чакта ул нәни улының башына каты итеп суга. Баланың баш сөяге сына. Малай үлә. Гаилә бернинди хисапта да тормый, яхшылар рәтендә була. Юкса бу ата белән анага 2 баланы тәрбиягә бирмәсләр иде. Сабыйлар өчен өйдә барлык шартлар да тудырылган. Хәзер икенче баланы гаиләдән алу мәсьәләсе хәл ителә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100