news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Баш өши – нерв интегә»: балаларга ни өчен башлык киеп йөрү мәҗбүри

news_top
«Баш өши – нерв интегә»: балаларга ни өчен башлык киеп йөрү мәҗбүри
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

«Башыңа ки, юкса чирлисең» дигән сүзләрне бала вакытта һәммәбезнең дә ишеткәне булгандыр. Бу әти-әниләр үгетләве генә түгел, ә медицина факты да: башны салкында тоту сәламәтлек өчен куркыныч. Башлык киеп йөрмәгән балаларның хастаханәгә эләгүе турында «Татар-информ»га табиб-невролог Резидә Шиһабетдинова сөйләде.

Балалар тизрәк өши

Җылы кием – уңайлылык кына түгел, ә сәламәтлекне саклау да. Бу организмнары әле нәзберек булган балалар өчен аеруча мөһим.

«Безгә артык җылы булганда тамырлар киңәя, тире җылы бирә. Ә салкын булганда, тамырлар тарая, организм җылыны эчтә саклый. Балаларда бу система бик үк камил эшләми. Баланың тән өслеге авырлыгы белән чагыштырганда олыларныкына караганда шактый югарырак. Моның хисабына артык җылыну да, туңу да күпкә тизрәк бара. Өстәвенә, балаларның тән тиресе шактый юкарак», – дип сөйләде табиб-невролог, Казанның 8 нче шәһәр балалар хастаханәсенең олы яшьтәге балалар бүлеге мөдире Резидә Шиһабетдинова.

Резидә Шиһабетдинова

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Тире асты-май клетчаткасы салкыннан сакларга тиеш кебек, чынлыкта ул туклану запасы булып тора. Анда терморегуляция үзлекләре юк.

«Хайваннар дөньясыннан мисал китерик. Аюлар кышкы йокыга талу һәм ярты ел туклану өчен май туплый. Балыклар белән дә шундый ук хәл – алар су төбенә китәр өчен әзерләнә. Май – ул җылыну түгел, ә энергия», – дип сөйләде табиб.

Яңа туган һәм бер яшькә кадәрге сабыйларның сулыш алу ешлыгы олыларныкына караганда ике тапкыр диярлек югарырак. Димәк, җылылык сулыш белән бик тиз чыгып бетә. Терморегуляция системасы тулысынча 11 яшьләргә формалашып бетә.

Башлык киеп йөрмәүчеләр көзен һәм язын хастаханәгә эләгә

«Әле дә хәтерлим, 90 нчы еллар уртасында санавиация линиясе буенча районнардан алып килә торган балалар янына җылы шешәләр куялар иде – ул вакытта җылы кювезлар юк. Һәм башларын каплаганнар. Совет мәктәбе педиатрлары «балаларның башына һичшиксез башлык кидертергә кирәк, чөнки башның җылы булуы баланың дөрес үсешенә турыдан-туры йогынты ясый», дип тәкрарлады», – диде Резидә Шиһабетдинова.

Теләсә нинди өшү – гипоксия. Ә баланың баш мие кислород җитмәүгә бик сизгер. Озакка сузылган кислород ачлыгы психик, физик үсешкә тәэсир итәргә мөмкин, дип раслый табиблар.

Күпләрнең ялан баштан җылы чыгып китә дигән сүзне ишеткәне бардыр. Баш һәм бит тиресе кан белән мул тәэмин ителә, бу җылының тиз чыгуына этәргеч бирә. Тән нәкъ менә баш аркылы өши.

Баш өшегәннән борын-йоткылык авырулары – ринитлар һәм отитлар килеп чыга. Чәчләр белән дә проблемалар башлана: тамырлар тарая, чәч тамыры тукланышы бозыла, чәчләр тоныклана, сына башлый. Әмма иң җитди нәтиҗә – неврологик тайпылышлар.

«Без көзне һәм язны гел киеренкеләнеп көтәбез. Нәкъ шушы күчеш сезоннарында бүлекләрнең яртысы диярлек нейропатияле – нервлары зарарланган пациентлар белән тулырга мөмкин», – дип сөйләде невролог.

Башлык кимичә йөргән балалар еш кына өч тармаклы нерв нейропатиясе һәм йөз нервы невриты белән хастаханәгә эләгә. Беренче очракта борып алган кебек авырту барлыкка килә һәм чәйнәү мускуллары зыян күрә. Йөз нервы зарарланганда асимметрия була: авыз чите тартылмый, каш күтәрелми, күз йомылмый.

«Бу халәттән чыгу бик озакка сузыла. Дәвалану курсы 18 көнгә сузылырга мөмкин. Йөз нервы функцияләрен торгызу өчен еш кына ике-өч курс тернәкләнү кирәк булу ихтимал», – диде доктор.

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

«Балалар температура үзгәрүен аңларга өлгерми һәм җылы киенми»

Табиб практикасында инде берничә ел рәттән йөз нервы невриты белән хастаханәгә даими эләгүче пациент бар.

«Ул кыз безнең бүлектә үсте дияргә була инде. Көзен һәм язын һәр кискенләшү вакытында ул икешәр, хәтта өчәр тапкыр да ятып чыга», – дип сөйләде Резидә Шиһабетдинова.

Хәзер кыз сул як нейропатиясе белән кабат сигезенче балалар хастаханәсендә ята. Март аенда аның битенең сул ягы зарарланган була.

«Җилле һәм яңгырлы һава торышы башлануга, мондый пациентлар бик нык арта. Балалар еш кына температура үзгәрүен аңларга өлгерми, җылы кием, башлык кими», – дип өстәде невролог.

Салкын күп кенә неврологик халәтләрне кискенләштерә. Беренчедән, баш авыртулар: кеше җылы киенми һәм өши, ул җилкәләрен күтәреп йөри. Мускуллар киеренкеләнә, муендагы тамырлар кысыла. Икенчедән, кан басымы белән проблемалар башлана.

«Бездә бер пациентка бар. Әнисе аның турында: «Кызым һава торышын фаразлый», дип әйтә. Төнлә буран буласы булса, ул кыз кичтән инде ятып кына тора, үзен начар хис итә. Балалар яңгырга һәм буранга сизгер», – диде табиб.

Фото: © «Татар-информ»

Балага нинди башлык сатып алырга?

Невролог аңлатканча, башлык кию мәҗбүри, һәм ул дөрес формада булырга тиеш.

«Колакларны тулысынча каплый торган башлык кирәк. Колак куышлыгы – тире белән капланган кимерчәк, анда тире асты майлары юк, биологик актив нокталар бик күп. Колак куышлыклары куллар һәм табаннарга караганда тизрәк өши. Баш киеме колак арты һәм колак яны тирәсен – нерв чыга торган урынны тулысынча капларга тиеш», – дип аңлата балалар табибы.

Бу кыска бини башлык булырга тиеш түгел. «Ушанка» башлык бик яхшы туры килә, әмма колакларын бәйләп йөрергә кирәк. Бәләкәй балалар өчен шлем-башлыклар иң яхшысы: алар башны да, муенны да саклый. Маңгай да капланган булырга тиеш, чөнки салкыннан маңгай куышлыклары ялкынсынырга мөмкин.

Үсмерләр еш кына башлык урынына кепка, мехлы колакчыннар яки капюшон гына киеп йөри. Табиблар моны аңлый, әмма бу баш киемнәренең файдасыз булуы турында кисәтә.

«Үсмерләр белән сак булырга кирәк. Мәҗбүр итсәң – гомумән салып атулары бар. Колакчыннарга килгәндә исә, берсүзсез юк. Алар колакларны каплый, тик башның калган өлеше сакланмый бит. Капюшон муенны саклау өчен әйбәт, тик ул бик зур булса, колакларга җил керә», – дип аңлатты доктор.

Башлык һава торышына туры килергә тиеш. Әгәр артык калын икән – бу начар, баланың башына нык җылы була. Башлык башны кысарга тиеш түгел. Йон һәм мамык кебек табигый материалларга өстенлек бирү әйбәт. Ясалма материалларга караганда, аларның җылылыкны көйләү һәм саклау үзлеге яхшырак. Ясалма тукымалар суламый һәм «парник эффекты» барлыкка китерә. Ясалма материал катнашмасы булган башлыклар тыелмый, дип өстәде невролог. Ләкин алар йөз процентлы полиэстер яки йөз процентлы акрил булырга тиеш түгел.

«Башны чыныктыру мөмкин түгел. Хәтта калын куртка кимичә йөгергән спортчылар да башларын каплый. Шуңа күрә, әбиләрнең һәм әниләрнең үгет-нәсыйхәтләре һәрвакыт актуаль: һава торышына карап киенергә кирәк», – дип йомгаклады доктор.

Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар