news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баш онколог яман шешнең иң еш очрый торган төрләрен әйтте

news_top

Татарстанда колоректаль яман шеш һәм тире яман шеше иң еш теркәлә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының штаттан тыш баш белгече — онколог Эдуард Нагуманов хәбәр итте.

«2025 ел нәтиҗәләре буенча авырулар структурасында беренче урында — юан эчәк яман шеше (14,6%), икенче урында — тире меланомасы (13,9%), өченче урында — күкрәк бизе яман шеше (12,4%), аннары сулыш органнары яман шеше (8,7%) һәм простата яман шеше (8,3%) тора», — диде Эдуард Нәгуманов.

Шулай ук республикада онкологиядән үлүчеләр саны артуы да билгеләп үтелә. 2025 елда әлеге күрсәткеч 100 мең кешегә 187,8 очрак тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 4,3 процентка күбрәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар