news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баш миенә зыян китерә торган 5 гадәт

news_top

Нейропсихолог Маргарита Сорогина көндәлек кайбер гадәтләрнең баш мие ми сәламәтлегенә зур зыян китерү ихтималы хакында сөйләгән. Бу турыда «АиФ» яза.

Аның сүзләренчә, түбәндәге 5 нәрсә когнитив сәләтләрне начарайта:

1. Физик һәм акыл эшчәнлеге җитмәү. Кешенең даими рәвештә хәрәкәтләнмәве һәм фикер эшчәнлеген кулланмавы баш миенә тискәре йогынты ясый.

2. Күп эшне берьюлы башкару (многозадачность). Бер үк вакытта берничә эш башкару баш миенә көчле йөкләмә бирә һәм хәтерне начарайта.

3. Йокы җитмәү. Начар йоклау – бигрәк тә бер төн йокламыйча чыгу – Альцгеймер авыруы белән бәйле тау-аксым дәрәҗәсен күтәрә ала.

4. Наушникларда каты тавыш белән музыка тыңлау. Бу – ишетү органнарына гына түгел, ә баш мие эшчәнлегенә дә зыян сала.

5. Социаль челтәрләрне артык куллану. Даими рәвештә социаль челтәрләрдә утыру баш миенең префронталь кортекс дип аталган өлешенә нык йөкләнеш ясый.

Сорогина әйтүенчә, бу гадәтләрне үзгәртү – баш мие сәламәтлеген саклау өчен бик мөһим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар