news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Баш миен ашый торган» паразит елгада су коенган баланы үтергән

news_top
«Баш миен ашый торган» паразит елгада су коенган баланы үтергән
Владимир Васильев, архив

Америкада «баш миен ашый торган» паразит елгада су коенган баланы үтергән, дип хәбәр итте РЕН ТВ.

Америкада бер бала менингоэнцефалиттан үлгән, аны Неглерия Фоулера амебасы китереп чыгарган. Бала Небраска штатында елгада су коенганда шушы паразитны иярткән. Бу турыда Fox News басмасы яза.

Бала үлеменең сәбәбе – Naegleria fowleri амебасы. Аны йоктыру очракларының 97 процентында кеше үлә. Бу – Небраска штатында беренче очрак, моңа кадәр АКШның көньяк штатларында гына очраган, хәзер исә төньякка да күчә.

Неглерия Фоулера амебасы беренчел амеба менингоэнцефалит китереп чыгара. Бу – баш мие инфекциясе, ул паразитлы су борынга кереп, баш миенә кадәр менеп җиткән очракта була. Инфекция бик сирәк килеп чыга, ләкин һәрчакта диярлек үлемгә китерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар