Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Баш мие үлгән» кыз җирләр алдыннан уянган

news_top_970_100

Бөек Британиядә 32 яшьлек хатын-кыз баш мие үлгәннән соң кисәк кенә аңына килгән. Табиблар аны тормышны тәэмин итә торган системадан аерырга җыенган, туганнары исә җирләүгә әзерләнгән. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Эмма Прайс исемле хатын, эштә кыерсытуга чыдый алмыйча, гомерен өзмәкче була. Ләкин аны хастаханәгә китерергә өлгерәләр. Аннары ул ясалма комада ята, табиблар «клиник үлем» диагнозы куя. Тик могҗиза була: Эмма теге дөньядан кабат әйләнеп кайта.

«Безне аны җирләргә әзерләндек, дүшәмбегә планлаштырдык. Аннары ул күзләрен ачты, без кабат елаша башладык, бу юлы шатлыктан еладык», – ди Эмманың 56 яшьлек анасы.

Эмма уяна, 30 минут дәвамында үпкәләрне ясалма җилләтә торган аппаратсыз сулыш ала. Хәзер ул туганнарына һәм табибларга сигналлар бирә, тик аралашу әлегә кыен – ул сорауларга җавап биреп башын гына селкетә ала.

Туганнары сүзләренчә, табиблар, аның баш миенә шактый зыян килгән, дип саный, исән кала алмас, дип уйлый. Хәзер туганнар Эмманы өйгә алып кайту мизгелләрен көтә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100