Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балтачта, ярдәм итәргә туктап, вәхшиләрчә кыйналган табиб ни хәлдә?

news_top_970_100

Балтач районында юл читендә әйләнеп капланган машинаны күреп, ярдәм итәргә туктаганнан соң вәхшиләрчә кыйналган Аяз Мәҗитовны больницадан өенә чыгарганнар. Ул дәвалануын өйдә дәвам итәчәк. Бу хакта «ТНВ» хәбәр итә.

Кыйналганнан соң, Аязның баш мие селкенгән, тәнендә бик күп кара янган эзләр калган. Җинаятьчеләр аны кыйнап кына калмый, үтерү белән яныйлар: «Пистолет төбәделәр, үтерәм, дип куркыттылар», – дип сөйли ул видеода.

Һөҗүм нәтиҗәсендә «Хулиганлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Эшне Россия Федерациясе Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин контрольгә алган. Әлегә һөҗүм итүчеләрнең дүртесе генә тоткарланган, алар 18-21 яшьтә, барысы да Балтач районыннан. Бүгенге көндә тикшерү эшләре дәвам итә, җинаятьчеләрнең берничәсе тоткарланмаган.

  • Балтач районы табибы Аяз Мәҗитов белән аяныч хәл 11 май көнне булды. Ир-ат үз машинасында барганда, юл кырыенда ауган автомобильне күреп, туктый. Ярдәм күрсәткәндә, аның үзенә һөҗүм итәләр. Имгәнгән табибның машинасындагы видеорегистратор әлеге хәлне төшереп тора. Регистратордагы кадрларыннан күренгәнчә, аны бер төркем яшьләр кыйный. Соңыннан әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә таралып, зур шау-шу уятты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100