news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баш кинәт авырта башладымы? – Сәбәпләре һәм киңәш

news_top

Невролог, психиатр һәм психотерапевт, медицина фәннәре кандидаты Ольга Котова Sputnik радиосына интервьюда баш авыртуының гадәти булмаган сәбәпләрен атады. Ул кисәтүенчә, кайчак проблема җитди булырга мөмкин.

Муен һәм мускуллар киеренкелеге сәбәбе

  • Эргономика бозылу. Компьютер артында озак утыру, уңайсыз утыргыч һәм өстәл – болар бар да муен һәм җилкә мусулларын киеренкеләндерә. Нәтиҗәдә мускулларда спазм барлыкка килеп, баш авырта.
  • Тышкы температура стрессы. Салкында киемегез һава торышына туры килмәсә, мускулларда спазм була, бу – физик стресс барлыкка китерә һәм баш авыртуын кузгата.
  • Күзләргә артык йөкләмә. Даими видеошалтыратулар, экранга текәлеп эшләү дә башны авырттыра.

Йокы һәм ял режимы бозылу

  • Йокы җитмәү. Көн саен 6 сәгатьтән кимрәк йоклау – баш авыртуына һәм башка сәламәтлек проблемаларына юл ача. Стабиль режим һәм сыйфатлы ял башны саклый.

Алкоголь тәэсире

  • Хәмер эчсә, кеше релаксация кичерә, баш авыртуы сизелми. Ә эчемлек тәэсире узгач, кеше тагын борчыла һәм мускуллары киеренкеләнә, һәм баш кабат авырта.
  • Интоксикация стрессы. Организм даими рәвештә хәмерне нейтральләштерергә мәҗбүр, бу токсикациягә каршы көрәш – тагын бер стресс чыганагы.

Баш авыртуын кузгаткан төп сәбәпне табыгыз (эргономика, температура, экран, йокы җитмәү, алкоголь) һәм, мөмкин булганча, шулардан котылырга тырышыгыз.

Йокларга 2 сәгать кала экраннардан, телефоннардан аерылыгыз. Мәгълүмат агымыннан ял итү – тыныч йокының нигезе.

Әгәр бу чаралар ярдәм итмәсә, медицина белгеченә мөрәҗәгать итү зарур, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар