Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баш катырмыйча гына (Марсель Табибов)

news_top_970_100
Баш катырмыйча гына (Марсель Табибов)
Фото: © "Чаян" журналыннан

Бер танышым, авырып киткәч, больничный алды, ә терелгәч, поликлиникага аны ябарга барды. Төрле кабинетлар буйлап чабып йөргән арада, чак кына яңа авырулар эләктермичә калды...

Бу вакыйгада авыру белән больничный арасында элемтә ап-ачык. Әмма башкача да була: кеше тап-таза, больничный кәгазе кулында – беркая да йөгерергә кирәкми. «Ничек инде алай?» – дип сорар чиратларда иза чиккән пациент. Җавап бирәбез: хастаханәләрдә чиртсәң кан чәчрәп чыгарга торган гражданнарны эшкә ярамас чирләшкәләргә әверелдерүче конвейерлар эшләп килә.

Күптән түгел хокук сакчылары үзләренең ак халатлы ришвәтчеләр өстеннән чираттагы җиңүләре турында белдерделәр – ялган больничныйлар биргәндә, Чаллы, Бөгелмә һәм Лениногорск табиблары эләккән. Чаллыдагы Ашыгыч ярдәм хастаханәсенең хезмәткәрләре аеруча зур уңышларга ирешкән: температура һәм кан басымын үлчәү кебек вак-төяк белән баш катырмыйча гына, акча өчен, алар бөтен теләүчеләргә диярлек больничныйлар өләшеп ятканнар. Тикшерүчеләр хәзергә 48 шундый хәлгә тап булганнар һәм 4 җинаять эше кузгатканнар. Бөгелмәдә һәм Лениногорск районында 2 дистә шундый очрак булуы ачыкланган. Андагылар да шул ук гадәти тәртип буенча эш иткәннәр.

Өстә язылганнар республиканың башка төбәкләрендә барысы да ал да гөл икәнне аңлатмый, әлбәттә. Андагы «игелек кылучыларга» тикшерүчеләрнең куллары гына барып җитмәгән. Ә барып җитәчәгенә шикләнмәскә була. Ул чакта инде аларга бернәрсә дә ярдәм итмәячәк.

Ә эш вакытында ял итәргә яратучыларга бер шаян киңәш бирергә телибез: әгәр 2 көн авырыйсың икән, бу турыда нәчәлнигеңә хәбәр итү дә җитә, әгәр артып китә икән – больничный алып килергә тиешсең. Ә аннан соң инде эшкә кәефең булганда гына йөри аласың!

Язма «Чаян» журналыннан алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100