news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Баш катканский» – Илсөя Бәдретдинова ярдәм сорый

news_top
«Баш катканский» –  Илсөя Бәдретдинова ярдәм сорый
"Татар-информ" архивы

Җырчы киләсе сезонга әзерлек эшләрен башлаган. Киләсе ел аның өчен гадәти генә түгел, ә юбилей елы! Илсөянең белдерүләргә дип фото сайлый алмый интеккән көннәре икән...

«Сайлыйк әле бергәләп, ә! Баш катканский... Киләсе елга, 20 еллык юбилей программасының афишасына кайсы фотоны алабыз? Сезнең фикер бик мөһим. Әйдәгез, бергә-бергә, ә?!» – дип ярдәм сораган ул социаль челтәрдәге дусларыннан.

Чынлап та, фотолар берсеннән-берсе шәп. Сайлау җиңел түгел. Фикерләр төрле.

«Беренче фото! Бөтен хис-кичерешләрегез, эмоцияләрегез ярылып ята. Фотога карагач, нәкъ концертта утырган кебек», «Беренче фото, кәнишне!», «Икенче фотода чын безнең Илсөя!», «Бөтен егерме еллык иҗатыгызны күздә тотсаң, икенче фото турырак килә», «Өченчесе шә-ә-әп. чөнки күзләрең күренә», «Өченче фотодагы ут кебек караш үзе үк концертка дәшеп тора сыман»,  – дип каткан башын тагын да катырганнар Илсөянең виртуаль дуслары.

«Бөтенесе шәп бит боларның», «Өчесен дә куеп булмыймы соң», «Саимә апаны чакырасызмы әллә. Хәзер үз фикерен язып куяр иде,» – дип язучылар да бар (Саимә апа дигәннәре, Илсөяне бик нык «яратучы» әче телле хейтер).

Ә сезгә кайсы сурәт күбрәк ошый?

1

2

3

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 5 май 2022
    Исемсез
    Барысы да бик матур
  • 3 май 2022
    Исемсез
    2 Фоткагыз матур Минемчэ
  • 3 май 2022
    Исемсез
    3нче фото бик бара.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар