news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баш дәүләт автоинспекторы: «Әнисе улының гәүдәсе янында елаганын әле дә хәтерлим»

Һәр җәй саен Татарстан юлларында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны арта, һәм бу аңлашыла да: балалар күп вакытын урамда үткәрә. Фаҗига булмасын өчен нишләргә? Балалар үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре нинди? Бу хакта Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов сөйләде.

news_top
Баш дәүләт автоинспекторы: «Әнисе улының гәүдәсе янында елаганын әле дә хәтерлим»
Рөстәм Гарипов
Фото: ТР Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан тәкъдим ителде

«Йөртүче йә йоклап киткән, йә игътибарын читкә юнәлткән»

Татарстанда балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны да, әлеге аварияләрдә җәрәхәтләнүчеләр саны да арта. 8 июньдә Татарстанда чираттагы коточкыч юл-транспорт һәлакәте теркәлде.

ТР Югары Ослан районында 34 яшьлек ир-ат балалары белән «Nissan Serena» машинасында трасса буйлап бара. Бер мизгелдә аларның минивэны зур тизлектә алдаа баручы фура астына килеп керә. Машина йөртүченең 3 яшьлек кызы авария урынында һәлак була, 9 яшьлек улы һәм үзе авыр хәлдә хастаханәгә китерелә. Өч көннән соң малай хастаханәдә вафат була.

Фото: © «Татар-информ»

«Татар-информ»га Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов сөйләгәнчә, минивэн йөртүчесе тормозга басмаган да.

«Әтиләре руль артында, бер бала – кыз – алгы сул утыргычта, чөнки автомобильнең руле уң якта. Икенче бала – малай – артта, ул балалар утыргычында булган. Алда Беларусьтан Түбән Камага юл тотучы йөк машинасы бара. «Малиновка» постына кадәр 10 чакрым юл калганда фура йөртүчесе автомобильдә ниндидер шартлау ишетеп ала, тизлеген киметә һәм юл читенә чыга башлый. Һәм шул вакытта аңа арттан килүче «Nissan» килеп керә. Кызганычка, 3 яшьлек кыз авария урынында ук һәлак була. Малай да, әтисе дә авариядән соң авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. Әтиләрен автомобильдән бик озак чыгарырга туры килә. Әгәр дә сез ул һәлакәт урыныннан коточкыч фотоларны күргән булсагыз, анда нәрсә булганын күз алдына китерә аласыз. Якынча версия буенча, тормозлау юлы булмаганлыктан, машина йөртүче йә игътибарын читкә юнәлткән, йә йоклап киткән», – дип аңлата Рөстәм Гарипов.

Авария булганда урамда якты, күрү мөмкинлеге яхшы була, зур фура бик яхшы күренә. Трасса да бер юнәлешкә 2 полосалы – көтелмәгән очрак килеп чыкканда икенче полосага күчеп була. Каршы як полосалар арасында аергыч киртә тора.

Ни өчен шундый җитди юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан? Әлегә сорауларга җавап юк – машина йөртүче авыр хәлдә. Авария сәбәпләрен ачыкларга кирәк булачак.

2024 елда Татарстан юлларында балалар катнашында 135 юл-транспорт һәлакәте булган, быел алар инде 161 – бу ел башыннан 9 июньгә кадәрге саннар.

Юл-транспорт һәлакәтендә төрле җәрәхәтләр алган балалар быел 27гә күбрәк. Һәлак булучыларга килгәндә, узган ел бу чорда алар 5 кеше иде, быел – шулай ук 5.

Әйе, үлүчеләр саны артмый кебек. Ләкин бу – 5 гаилә, аларның тормышы беркайчан да элеккечә булмаячак.

«Машинасында балалар булган йөртүче аларның гомере аның кулында икәнен аңларга тиеш»

Билгеле сәбәпләр аркасында соңгы елларда күпләр, ял итәргә дип, ерак юлларга автомобиль белән чыга. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, республика аша автомобиль агымы берничә тапкырга арткан. Шуңа бәйле рәвештә йөк транспорты катнашында юл-транспорт һәлакәтләре дә арткан, ә авариядә катнашучыларның берсе йөк машинасы булганда, авария тагын да куркынычрак.

Мәсәлән, 28 мартта Татарстанның Актаныш районында М-7 трассасында авария булган иде. «Лада Веста»ның 34 яшьлек йөртүчесе Мәскәү ягына барганда кинәт каршы як полосага чыга һәм «Mitsubishi Fuso» йөк машинасына килеп бәрелә. «Лада» йөртүчесе һәлакәт урынында ук үлә, җиңел машинаның 7 яшьлек пассажиры да һәлак була. Машина йөртүченең 34 яшьлек хатыны һәм аларның 5 яшьлек кызы төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә китерелә.

Фото: © Татарстан Дәүләт автоинспекциясе

«Лада» йөртүчесе йоклап киткән. Арыганлык – авария китереп чыгара торган сәбәпләрнең берсе. Һәм мин тагын кабатлыйм: мондый очракларда балалар өлкәннәрнең тоткыны була, чөнки автомобильдә йөртүче ата-аналар аларның иминлеген кайгыртмый», – ди Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы.

Республика ДАИ мәгълүматлары буенча, ел башыннан Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күргән балаларның күбесе машинада әти-әниләре белән булган.

«Йөртүче машинада балаларны алып барганда, үзе өчен генә түгел, балалар гомере өчен җавап бирүен аңларга тиеш. Шундый кыйммәтле пассажирларны йөрткәндә, рульнең һәр борылышын игътибар белән һәм сак эшләү никадәр мөһим икәнен аңларга кирәк!» – ди Рөстәм Гарипов.

Тагын бер аерым категория бар: яшь машина йөртүчеләр – руль артына законлы рәвештә утырырга хокукы булган кичәге балалар. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе башлыгы 8 июньдә Апас районында булган юл-транспорт һәлакәте турында сөйләде. Машина йөртү таныклыгы булмаган хәлдә руль артына утырган һәм медицина тикшерүен узудан баш тарткан өчен җаваплылыкка тартылган 19 яшьлек егет Сабан туе көнендә әтисе янына килә, машина ачкычын сорый.

Фото: © Татарстан Дәүләт автоинспекциясе

«Әтисе безнең хезмәткәрләргә улының машина йөртү таныклыгы булган дусты белән бергә килүен, машина соравын сөйләде. Әтисе, бәлки, аның элек исерек хәлдә һәм машина йөртү таныклыксыз йөргән өчен җаваплылыкка тартылган булуын белмәгәндер дә. Ул аңа авто ачкычларын биргән. Бу вакытта таныклыгы булган дусты каядыр юкка чыккан, улы руль артына үзе утырган. Машина барган килеш әйләнеп каплана, егет урында ук һәлак була. Гаилә өчен нинди зур фаҗига. Улы – 1 нче курс студенты була, әле бала гына диярлек. Әтисе үз-үзен җәзалаган булып чыга!» – дип сөйләде ул.

Кеше үлгән һәр юл-транспорт һәлакәте – аның якыннары өчен зур фаҗига, аның олы кеше яки бала булуы мөһим түгел.

«Узган ел Яшел Үзән районында бала катнашында авария булды – аңа 18 яшь, әмма, чынлыкта ул – әле чын бала иде. Мин әнисе улының гәүдәсе янында елаганын әле дә хәтерлим», – дип сөйли Рөстәм Гарипов.

«Бала шуны аңларга тиеш: ул каешын эләктермәсә, автомобиль кузгалмаячак»

«Автомобильдә балалар белән бик игътибарлы булырга кирәк: аларны иминлек каешын эләктерергә өйрәтергә, шәхси үрнәгеңдә күрсәтеп, моның ни өчен кирәклеген аңлатырга кирәк. Кайда баруыгыз мөһим түгел – шәһәр, авыл, басу буйлап: автомобильдә утырган һәркемнең каешы эләктерелгән булырга тиеш. Бала шуны аңларга тиеш: ул каешын эләктермәсә, автомобиль кузгалмаячак. Моңа олы кеше өйрәтергә тиеш!» – диде Рөстәм Гарипов.

Кечкенә пассажир каешның аның гомерен саклаячагын белергә тиеш, ә моны аңа иң якын һәм абруйлы кешеләр – аның әти-әнисе аңлатырга тиеш.

Фото: © Татарстан Дәүләт автоинспекциясе

26 апрельдә Татарстанның Лаеш районындагы трассада «Audi Q5» белән идарә иткән 27 яшьлек йөртүче аэропорт ягыннан Столбище ягына бара. Бер мизгелдә ул каршы як полосага чыга һәм «Kia Ceed» машинасы белән бәрелешә, аның руле артында 31 яшьлек ир-ат була. Ике машина йөртүчене дә хастаханәгә алып китәләр. «Kia» пассажиры – 10 айлык бала – автокреслода булу сәбәпле, җитди җәрәхәтләр алмый.

Фото: © Татарстан Дәүләт автоинспекциясе

«Мин Татарстан Мәгариф министрлыгына балалар белән балалар бакчаларыннан башлап, аннары мәктәпләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында сөйләшүләр уздырулары өчен бик рәхмәтле. Инде югары сыйныфларда ук без укучыларга юл-транспорт һәлакәтенең фаҗигале кадрларын күрсәтә башлыйбыз, алар белән җитдирәк темаларга сөйләшәбез – юл-транспорт кагыйдәләрен үтәмәү нәрсәгә китерергә мөмкин икәнен аңлатабыз. Әмма, шуны ассызыклап үтәсем килә, баланы теория ярдәмендә генә өйрәтеп булмый, ата-аналар барысын да үз үрнәгендә күрсәтергә тиеш – юлны ничек һәм кайда кичәргә мөмкин, автомобильдә үзеңне ничек тотарга һ.б.», – дип аңлатты Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы.

«Теләсә кайсы вакытта сез балагызның кайда уйнаганын, кайда булуын белергә тиеш»

9 июньгә Татарстанда җәяүле балалар катнашында 80 юл-транспорт һәлакәте булган, 83 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Узган ел белән чагыштырганда аварияләр 8гә, җәрәхәтләр алган балалар 7гә күбрәк булган.

«Һәр очрак, әлбәттә, индивидуаль, әмма без балалары юл йөрү кагыйдәләрен бозган ата-аналарны җаваплылыкка тартуны таләп итәбез. Хокук бозучы балаларны исәпкә куйсыннар өчен. Анда ата-аналар өчен штраф 500 сум, әмма исәпкә куелган бала гомерлек тамга ала. Һәм киләчәктә ул моның аркасында төрле проблемалар белән очрашырга мөмкин, мәсәлән, югары уку йортларына кергәндә, дәүләт органнарына эшкә урнашканда. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнергә һәм үтәргә теләмәү, киләчәктә, бала үскәч, аның тормышында уңайсызлыклар тудырырга мөмкин», – дип аңлатты Рөстәм Гарипов.

Фото: © Татарстан Дәүләт автоинспекциясе

5 июньдә Балтачның Ленин урамында «Лада Гранта» белән идарә итүче 18 яшьлек егет зебра аша юлдан чыгып баручы 3 яшь җәяүлене үткәрми. 15 яшьлек кыз һәм 16 яшьлек малай җәрәхәтләр белән хастаханәгә китерелә.

Татарстан ДАИ мәгълүматлары буенча, балаларны күп очракта ишегалдында бәрдерәләр. Җәйге чорда балалар күп вакытын урамда үткәрә, шуңа күрә балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны аеруча арта.

«Өлкәннәргә мөрәҗәгать итәсем килә: сез балагызның кайда уйнаганын, юлда аңа нинди куркынычлар янавын белергә тиеш. Балагызны кулыннан тотып, аның маршруты буенча йөреп чыгыгыз, алар кайда уйный, кайда юл аша чыга, кайдан кибеткә бара, барысын да тикшерегез. Бәла-каза килмәсен өчен барысын да эшләргә кирәк», – ди Рөстәм Гарипов.

«Питбайклар, баггилар һәм квадроцикллар сатып алып, ата-аналар үз куллары белән балаларына үлем карары имзалый»

Питбайк, багги һәм квадроциклларда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре – Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен борчыган аерым бер тема.

Күптән түгел булган мисаллардан: 20 апрель кичендә Питрәч районындагы трассада 15 яшьлек кыз квадроцикл руле артында «Казан – Шәмәрдән» трассасы буйлап бара. Аның транспорт белән идарә итү таныклыгы булмаган. Ул аергыч полоса буйлап барган, ниндидер мизгелдә кыз аның белән бер юнәлештә барган «Skoda Fabia» машинасына юл бирми һәм машинага барып бәрелә. Кызны җәрәхәтләр белән хастаханәгә китерәләр, ә аның пассажиры – 12 яшьлек энесе – «ашыгыч ярдәм» каретасында вафат була. Балалар икесе дә мотошлемсыз була.

Фото: © Татарстан Дәүләт автоинспекциясе

«Кыз хастаханәдә аңына килгәч: «Энем ничек?» – дип сорый. Ә малайны ул вакытта инде җирләгән булалар. Бу – әти-әнисе өчен дә, кыз өчен дә зур фаҗига. Без һәр ата-анага «балаларыгызга питбайклар сатып алып, аларны багги һәм квадроцикллар руле артына утыртып, үз кулларыгыз белән балаларыгызның үлем карарына кул куясыз» дип аңлатырга тырышабыз! Барысы да олылардан тора! Аларда йөрергә ярамый», – дип аңлата Рөстәм Гарипов.

Юл фаҗигаләренең тагын бер аерым категориясе бар: гомуми файдаланудагы юлларда түгел, ә кырларда, урманнарда булган аварияләр.

Фото: © Татарстан Дәүләт автоинспекциясе

2024 елның җәендә Лаеш урманында әти кеше 8 яшьлек кызы белән квадроциклда йөрергә чыга. Квадроцикл ава, кыз урында һәлак була. Икенче очрак, Яшел Үзән районында әти белән улы баггига утырып баралар, улы әйләнеп каплана һәм һәлак була.

Һәм мондый мисаллар, Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы сүзләренчә, бик күп.

«Бу очракларның барысы да – ата-аналарның җаваплылыгы! Тулысынча өлкәннәр гаебе! Мин һәрвакыт әйтәм: без берничек тә йогынты ясый алмаган юл-транспорт һәлакәтләре бар, бу – тәүлекнең якты вакытында, юлның чагыштырмача куркынычсыз участокларында була торган юл-транспорт һәлакәтләре. Әмма булдырмый калырга мөмкин булган юл-транспорт һәлакәтләре дә бар. Ата-аналар балаларының вакытын ничек үткәргәнен һәрвакыт белергә тиеш. Кем белән һәм кайда йөри, нәрсә белән шөгыльләнә. Бала питбайк яки баггидагы юл-транспорт һәлакәтендә җәрәхәтләнгәч, әти-әнисе: «Без аларга мондый транспорт сатып алмадык. Алар дусларыннан алып торган», – диләр. Шуны ассызыклыйсым килә: балагызның барлык дусларын һәм аның вакытын ничек үткәрүен белергә кирәк», – ди Рөстәм Гарипов.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы фикеренчә, әгәр ата-аналар балага питбайк сатып алырга батырчылык итә икән, алар аңа махсус мәйданчыкларда гына йөрергә мөмкин икәнен аңлатырга тиеш. Транспортның бу категориясенә машина йөртү таныклыгы алу, тулы мотоэкипировка сатып алу, транспортны теркәү турында кайгыртырга кирәк. Бала юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен аны җаваплылыкка тартырга мөмкин булуларын, ул үз гамәлләре өчен җавап бирергә туры киләчәген аңларга тиеш.

Фото: © ТР Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан тәкъдим ителде

Рөстәм Гарипов сүзләренчә, һәр җәй күп еллар дәвамында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны елның башка айлары белән чагыштырганда кискен арта.

«Әти-әниләргә мөрәҗәгать итәсем килә: каникуллар бара, балалар күп вакытын урамда үткәрәләр – зинһар, контрольне көчәйтегез. Аның юл хәрәкәте кагыйдәләрен хәтерләвен тикшерегез. Һәм шуны истә тотарга кирәк – ата-аналар юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән урыннарда балалар да аларны үтәмәячәк. Бала мәктәптә алган «икеле»сен төзәтә ала, ә юлда «икеле» алган икән, инде берничек тә төзәтеп булмаячак», – ди Рөстәм Гарипов.

Чыганак: «Татар-информ», Светлана Белова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар