Бу буын йөрәгенә күпме моң-зар, авырлыклар сыйган. Өлкән буын әле дә хатирәләр белән яши. Ничек түздек, чыдадык икән, диләр. Олы Әтнә авылында яшәүче Фатыйма Бәшировага да бик яшьли тормыш арбасын тартырга туры килә. Тик ул зарлануны белми. «Аллаһы Тәгалә шулай кушкан, язмыш», – дип, сабыр гына елмая. Бүгенге тормышның рәхәтлегенә, өстәлләрнең муллыгына, үзенең кадер–хөрмәттә яшәвенә куанып туя алмый.
- Сугыш авырлыклары онытылмый, күңел яралары гел яңарып тора. 1941нче елның июнендә сугыш башланган көнне мин Каенсар урманындагы колхоз лагеренда идем. Ул вакытта Каенсарда ике лагерь эшләде. Берсе - районныкы, икенчесе - колхозчы балалары өчен иде. Сугыш башлану турындагы хәбәрне ишеткәч, әтине сугышка алып китсәләр, күрми калырмын дип, лагерьдан качып кайтып киттем. Дөрес, минем арттан лагерьның ул вакыттагы хуҗалык мөдире Кәрим абый бик тиз килеп, мине кире Каенсарга алып төшеп китте. Мин карышып тормадым, чөнки әтигә әле сугышка алыну турында хәбәр килмәгән иде. Шул вакыттагы сөенгәнемне бер үзем генә беләм!
Тик ул сөенеч әллә ни озакка бармады шул. Сугыш башланып озак та үтмәде, биш яшьлек Мөнәвәрә исемле бик матур сеңлемне җир куенына салдык, ә җиде айдан соң минем әтине дә сугышка алдылар. Бу вакыйгаларга кадәр гаиләбездәге тугыз баланың дүртесен җирләгән идек инде. Түзә икән кеше, барысына да түзә икән. Ә сугыш дигән афәт тагын да авыррак итеп сынады. Балалар кайгысыннан айнып та бетмәгән әниемне сөекле иреннән, безне кадерле әтиебездән аерды. Барысына да шул сугыш гаепле, сугыш кына, - дип сөйли ул башыннан кичергәннәрен.
«Мин китте дә, бетте диеп, балаларны таратма...»
1942 нче елның 15 нче гыйнвары... Бу моңсу төнне Фатыйма апа бүгенгедәй яхшы хәтерли.
- Урамда тешне сындырырлык салкын иде. Ә безнен өйдә җылы. Әти мичкә яккан, әни тыныч кына кичке ашны хәстәрләп йөри. Мин урын өстендә авырып яткан Гыйлемхан абыем янында утырам, өч яшьлек энем Камил гел әти янында мәш килә.
Өйдә авыр тынлык. Әни безгә күрсәтмәскә тырышып, моңсу күзләреннән тамып төшкән күз яшьләрен алъяпкычы чите белән сөрткәләп ала. Абый белән без барысын да аңлыйбыз - иртәгә әтиебез сугышка китә. Әнине борчымас өчен еламаска тырышып карыйбыз, тик шулай да күзебездән бертуктаусыз яшьләр ага да ага. Энебез Камил генә берни аңламый дисәк, ул да нәрсәдер сизенгән кебек, бер дә әти яныннан китми. Әти ниләр кичергән икән ул көнне? Ара-тирә әнигә күз ташлап ала да, безнең күңелне күтәрергә теләп, нидер сөйләгән, шаярткан була. Уен-көлкеле кеше иде шул әтиебез.
Әти, әти… Үзе белде микән гаиләсе белән соңгы тапкыр бергә булуын? Әллә эчтән генә безнең белән хушлашып утырды микән? Шул кичне безгә сөеп караган күзләрендә күпме моң-зар иде аның… Аерылу ачысыннан өзгәләнгән күңеле барыбер үзенекен итте һәм әти түзмәде, кулына тальянын алып, җырлап җибәрде. Бүгенге көндә дә әлеге җырның сүзләре, көе күңелемдә саклана. «Аклы ситсы күлмәгеңне, көн дә киеп каралтма. Мин китте дә, бетте диеп, балаларны таратма…» - дип җырлады ул.
«Әтисез яшәргә өйрәндек, тешне кысып түздек»
- Иртән-иртүк әти хушлашып, сугышка китте. Аны озатырга әни берүзе генә барды. Мин бик теләсәм дә, әтине озатырга бара алмадым - авыру абыем һәм кечкенә энемне үзләрен генә калдырасым килмәде. Әти белән әни өйдән чыгып киткәч, абый белән икебез тыела алмыйча, үксеп-үксеп еладык. Шул көннән соң әтиебезне башка күрмәдек. «Әти» дип дәшәр кешебез калмады. 1942 нче елның 16 нчы гыйнварь көне безне яраткан әтиебездән аерды, - дип сөйли Фатыйма апа Бәширова.
Шул көннән башлап алар әтисез яшәргә өйрәндек. Нишлисең, сугыш ил өстенә килгән кайгы бит, аннан берничек тә котылып булмый. Һәр гаилә үзе булдыра алганча яшәргә тырышты. Берәүгә дә җиңел булмады. Тешне кысып булса да түздек. Фронттагыларга безгә караганда да авыррак икәнен һәркем аңлый иде. Шуңа күрә дә фронт өчен, җиңү өчен диеп тырыштык. Әтиләребез, туганнарыбыз исән-сау әйләнеп кайтсыннар дигән теләк безгә көчле этәргеч иде. Шуңадыр да, чыдам булдык, егылсак та еламадык, - ди Фатыйма апа.
«Әти беркайчан да тезләренә утыртып безне сөймәячәк»
Яңа көн туган саен алар фронттан хәбәр көткән. Тик әтиләренең бер генә хаты да килми. Бары тик иң курыккан уйлары чынга аша - 1942нче елның март аенда якын кешеләренең үлеме турында хәбәр алалар.
- Безнең өй бусагасын да кара кайгы атлап керде. Шул көнне дөньяның асты өскә килгәндәй булды, өй эчен ниндидер бер шомлы бушлык биләп алды. Әниемнең үксеп-үксеп елавы бүгенгедәй күз алдымда. Үзе елый, ә үзе мине толлык ачысы кереп урнашырга өлгергән куенына кысып, юатмакчы була: «Түзәргә кирәк, балам, түзәргә кирәк»,- дип калтыранган куллары белән башымнан сыйпый. Ә ничек түзәргә соң?! Әти бит бүтән беркайчан да елмаеп кайтып кермәячәк, беркайчан да тезләренә утыртып безне сөймәячәк... Күңелдәге бу уйларны ничек итеп әнигә аңлатасың инде, анын бит йөрәге болай да яралы.
Ул вакытта әни белән икебезне ярсып елаудан бишектә яткан бер айлык Фәрит энемнең шыңшып-шыңшып алуы гына бераз айнытып җибәргәндәй булды. Әтисе сугышка киткәч туган сабый да иң якын кешесен югалтуын аңлаган, күрәсең. Шул гөнаһсыз бала хакына яшәргә көч таптык. Әйтерсең, Аллаһы Тәгалә ул баланы безгә әтиебез истәлеге итеп бүләк иткән. Тик кыска гомерле булды шул. Беренче сыйныфка керәсе елны авырып, якты дөньядан китеп барды ул, - дип искә ала танышым.
Әтисенең үлгән хәбәрен алган көннән башлап, үзен кулга алып, якыннарына терәк булып, кайгыларны эчкә йотып, әнисе белән бергә авыр тормыш йөген тарта башлый кыз. Тик язмыш аларга тагын бер сынау әзерләп куйган була. Каты авырудан соң уналты яшьлек абыйсы мәңгелеккә күзләрен йома.
- Кара кайгы алып килгән март аен ачы сагыш тулы апрель алыштырды. Каты авырудан соң, бердәнбер терәгебез - абыем вафат булды. Кайгы өстенә кайгы, хәсрәт өстенә хәсрәт өстәлде. Сындырып сынады язмыш, әмма сабыр булдык, чыдадык... Түзде әнием, бирешмәде. Безне, исән калган өч баласын, кеше арасында ким-хур итмичә, аякка бастырды, - ди ул.
«Корчаңгы атлар карадым»
- Еллар уза торды, сугыш дип, тормыш тукталмады. Яшисе бар бит. Мин дә әнигә булышу йөзеннән, унике яшьтән колхоз эшенә чыга башладым. Эшче-крестьяннар мәктәбе (РКШ) янында «Пищепром» дигән оешма бар иде. Анда төрле азык-төлек пешереп саттылар. «Пищепром» карамагындагы басуларда олы апалар белән бергә җир казу эшләрендә катнашып йөрдем.
Ундүрт яшем тулгач, 1943нче елның көзендә, мине корчаңгы атлар карарга куйдылар. Ничек ышанып тапшырганнардыр миңа ул 24 атны, әле дә исем китә. Кизләү чишмәсеннән су ташып эчерә идем атларга. Ә су ташу өчен атны Шакир абый җигеп бирә иде. Ул колхозның таза атларын карады.
Башта су эчермәсән, атлар корчаңгы баскан җирләренә кул да тидертмиләр иде. Ә бит аларны майлап торырга кирәк. Шул авыру атларны караган вакытларым исемә төшсә, әллә нишләп китәм. Үзем кечкенә, атларны майлыйсы бар, буем җитми. Шулай азапланганымны күргәч, Шакир абый ярдәмгә килде. Бүкәннәр ясап бирде ул миңа. Шул бүкәннәргә басып, атларны майлый идем.
Шунда әтине сагынып, җырлап та, елап та алганнарым исемдә. Бер елга якын атлар караганнан соң, мине башка эшкә күчерделәр. Моңа ул вакыттагы милиция начальнигы Абдулла абый сәбәпче булды. Беркөнне ат җигеп чишмәгә суга килсәм, Абдулла абый кем беләндер сөйләшеп тора. Мине күрде дә, сораштыра башлады: «Сиңа ничә яшь, балам? Кем кызы син?». Мин барысын да сөйләп бирдем. Ул бераз уйланып торды да: «Ярый, карап кына йөр, сеңлем», - дип китеп тә барды. Кизләү чишмәсе янындагы шул очрашудан соң, күп тә үтмәде, мин әвендә (көлтәләр киптерә торган урын) эшли башладым. Бер яктан караганда, чиксез рәхмәтле идем мин Абдулла абыйга. Ә икенче яктан, атларымны ташлап китү авыр булды. Тәмам ияләнеп беткән идем мин аларга, - ди Фатыйма апа.
«Әтине төштә күреп уянсак та, шатлана идек»
Фатыйма апаны әвенгә көлтә кисәргә куялар. Шунда эшләп торган җирдән 1944нче елда Казанга ФЗУга жибәрәләр. Җитен комбинатында киндер сугу станогында эшли. Сугыш бетү турындагы хәбәрне комбинатның Кызыл почмагында ишетә.
- 1946нчы елның җәендә туган авылым Олы Әтнәгә әнием янына кайтып, тагын әвендә эшли башладым. Озакламый, 1947нче елның декабрендә почта бүлекчәсенә эшкә урнаштым. Дүрт ел хат ташучы булдым, унбиш ел «Союзпечать» киоскысында эшләдем. 1966нчы елда сортировка бүлегенә күчтем һәм шул урында 1991нче елга кадәр хезмәт куйдым.
Сугыштан соңгы еллар да бик авыр булды. Бар җирдә юклык. Әмма иң авыры сугыш калдырган күңел җәрәхәтләре булгандыр, мөгаен. Гомеребезнең иң матур чорында без әти назына тилмереп үстек. Әтиләребезне төштә күреп уянсак та, шатлана идек. Әниләребез исә җиләк кебек чакларында тол калып, ялгыз тормышның бар ачысын татып яшәделәр. Тик шулай да намусларына тап төшермәделәр. Безнең өчен, балалары өчен яшәде алар. Күбесе газиз ирләренең кайда ятып калганын да белмичә, якты дөньядан китеп барды, - ди ул.
Фатыйма Бәширова озак еллар әтисенең кайда җирләнгәнен белми яши. Тик аның каберен эзләп табу уе күңеленә тынгылык бирми. Төрле җирләргә язып карый, мөрәҗәгать итә. Ниһаять, 1990нчы еллар башында Казан шәһәренең 79нчы мәктәбендә эшләгән «Поиск» группасыннан хат ала. Анда әтисенең 445нче номерлы медсанбатта хезмәт иткәнлеге һәм яу кырында алган тән җәрәхәтләреннән вафат булганлыгы турында бәян ителгән була.
- Сәфәргалиев Әхмәтхан Сәфәргали улы Смоленск шәһәрендәге мемориаль комплексның 2нче номерлы Туганнар каберлегендә җирләнгән дигән хат килеп төште. Шул хатны алгач, әти белән очрашкандай булдым. Ничә еллар күңелемә тынгы бирмәгән сорауларга җавап тапканыма да куандым. Газиз әтиемнең исем-фамилиясе Туганнар каберлеге өстендәге истәлек тактасында мәңгеләштерелгән, - дип сөйләде ул.