Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Барысына да җитә, әмма энесенә - юк. Җырчы Крис Кельминың 100 миллион сумлык мирасы кемгә эләгәчәге билгеле булды

Барысына да җитә, әмма энесенә - юк. Җырчы Крис Кельминың 100 миллион сумлык мирасы кемгә эләгәчәге билгеле булды

news_top_970_100
Барысына да җитә, әмма энесенә - юк. Җырчы Крис Кельминың 100 миллион сумлык мирасы кемгә эләгәчәге билгеле булды
Кичә җырчы Крис Кельминың вафаты турында билгеле булды. 

Җырчыга 63 яшь иде. Ул 1 гыйнварда, Яңа елны бәйрәм иткәннән соң Мәскәү өлкәсендәге өендә үлгән. Музыкантны иптәшләре тапканда ул аңында булмый. Табиблар аны коткарып кала алмаган. 

Җырчы вафаты алдыннан васыятьнамә язган була. Сәламәт яшәү рәвешен алып бармаган Крис, вафаты якынлашканын сизгән. Хатыны белән аерылышуга һәм улы белән мөнәсәбәтләре начар булуга карамастан, ул бөтен милкен аларга калдырган, дип яза "Московский комсомолец".

Крис Кельминың байлыгы 100 миллион сум исәпләнә. Аның Мәскәүдә өч фатиры һәм Мәскәү өлкәсендә йорты бар. Ә ул язган җырларның бәясе исә тагын да кыйммәтрәк - чөнки алар яңгыраган саен табыш китерә.

Васыятьнамә буенча, җырчының бу байлыгы элекке хатыны Людмилага һәм улы Кристианга калачак. Җырчы концерт директоры булып эшләгән бертуган энесенә берни дә калдырмаган.

Декабрь аенда Крис, васыятьнамәсе турында сүз чыккач: "Анда барысына да җитәрлек", - дип әйткән булган. Газета язуынча, Крис Кельминың энесе абыйсының мирасыннан өлеш сорап, судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин, чөнки җырчының байлыгында аның да өлеше бар.

Крис Кельми — совет чорында һәм туксанынчы, ике меңенче елларда иҗат иткән җырчы, композитор, музыкант. Ул "Високосное лето", "Рок-Ателье" төркемнәрен оештыручы, "Автограф" төркеме әгъзасы. 

Җырчының иң билгеле җырлары - "Замыкая круг", Усталое такси", "Ночное рандеву".



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100