Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Барысы да үлде». Игезәк кызларын, кунак кызны коткару өчен, әти кеше ут эченә кергән

news_top_970_100
«Барысы да үлде». Игезәк кызларын, кунак кызны коткару өчен, әти кеше ут эченә кергән
https://38.mchs.gov.ru/

20 гыйнварда Иркутск өлкәсенең Слюдянка шәһәрендә шәхси йортта янгында 3 бала һәм 1 ир-ат һәлак булган. Әти кеше янгын чыккан өйдән игезәк кызларын, алар янына килгән дус кызны алып чыкмакчы була, тик барысы да үлә. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән  «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Коткаручылар урынга тиз килә, шаһитлар шалтыратып 14 минут узгач, янгынны сүндереп бетерәләр. Бүлмәләрнең берсендә 4 мәет табыла – 3 бала һәм олы ир-ат. 

«Янгын башланганда, балигъ булмаган балалар өйдә үзләре генә булуы билгеле. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, әти кеше балаларны коткарырга маташа, ут капкан йортка керә. Якынча белешмә буенча, янгын мич белән ягып җылыту дөрес булмау сәбәпле килеп чыккан», – дигәннәр ведомствода.

Утта 8 яшьлек игезәк кызлар, аларның 35 яшьлек әтисе һәм күршеләрдән кунакка кергән нәни кыз янып үлгән. 

Прокуратурада тикшерү башлаган.

Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100